Миңнеханов: Татарстанны ФИНА белән яңа проектларны гамәлгә ашыру кызыксындыра
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ФИНА президенты Хөсәен Әл-Мусаллам белән «Казан Экспо»да «Россия — спорт державасы» форумында очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән ФИНА арасындагы мөнәсәбәтләрнең бай тарихын билгеләп үтте. «ФИНА коллегаларыбыз белән берлектә уздырылган барлык чаралар югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Безнең дустанә мөнәсәбәтләребез ныгыр гына дип өметләнәбез», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан ФИНА белән яңа проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына, шул исәптән яшьләр арасында йөзүне популярлаштыру да бар.
Хөсәен Әл-Мусаллам билгеләп үткәнчә, Россия су спорт төрләрен үстерүгә зур өлеш кертте, шулай ук Казандагы ФИНА үсеш үзәге эшчәнлеген югары бәяләде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога Кукмарада һәм Казанда ике яңа спорт объектын тәкъдим итте.