Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 26.09.2021

Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як »). Бүген Чүпрәле районы мәдәният йортында татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде. Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Читать дальше...

Самарада «Татар киносы көннәре» атналыгын йомгаклау кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 26 сентябрьдә Самарада «Татар киносы көннәре» атналыгын йомгаклау кичәсе булды. «Бердәмлек» сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Самара тамашачысына «Сөмбел» драмасы һәм «Әпипә» музыкаль комедия тәкъдим ителде. Ә Казан кунакларын «Ялкынлы яшьлек» ансамбле каршы алды.

Питрәч районы Надеждино авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы ясадылар

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Алга »). Агымдагы елның май аенда Питрәч районының Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге «Сәламәт авыл» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза бирде. «Без бу конкурста җиңәрбез дип көтмәгән идек, бу яңалык безнең өчен көтелмәгәндә булды. Әлбәттә, бик шатландык, чөнки күптән спорт мәйданчыгы төзергә ниятләгән идек. Аның турында сүз күптән барды инде. Әмма, акча булмады. Һәм менә шундый күңелле көтелмәгән хәбәр», — дип белдерде Надеждино авыл... Читать дальше...



Тукай районының Бәтке авылы янындагы сулыкка унбиш мең чөгә балыгы җибәрелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте экологик куркынычсызлык идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычына унбиш мең чөгә балыгы җибәрде. Акция Тукай районының Бәтке авылы янындагы акваториядә узды. Нәкъ менә бирегә балык үрчетү үзәгеннән махсус транспорт ярдәмендә, контейнерларда чөгә балыклары китерелде. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр итүләренчә, әле эшнең беренче этабы гына, 2021 елда барлыгы 125 616 чөгә (4 тоннадан артык балык продукциясе) чыгару планлаштырыла.

Марат Кәбировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Марат Кәбировка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирү турында карарны имзалады. «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Кәбиров Марат Рәфыйк улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен бирергә», — диелгән карарда.

Россия Пенсия фонды өлкәннәрне карау буенча түләүләргә хокук турында искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 80 яшькә җиткән пенсионерны караучы хезмәткә сәләтле эшләмәүче гражданнар акчалата компенсациягә исәп тота ала. Шул ук вакытта бергә яшәү факты һәм туганлык элемтәләре түләүләрне билгеләүгә йогынты ясамый, дип искә төшерделәр Россия Пенсия фондында. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, компенсация Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Түләүләр пенсионерга билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла. Моннан тыш... Читать дальше...

Коронавирус йоктыручылар саны аз арткан төбәкләр билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирусның яңа очраклары Алтай Республикасында иң аз теркәлгән. Анда авыручылар 0,15 процент тәшкил иткән. «Бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар иң аз булган төбәкләр — Алтай Республикасы (0,15 процент), «Бурятия Республикасы (0,16), Магадан өлкәсе (0,17)», — дип хәбәр итә ковид таралуга каршы көрәш оператив штабына сылтама белән РИА Новости.

Кариев театры Мәскәүдә «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә IV Халыкара балалар фестивале уза. 1 октябрьдә әлеге фестиваль кысаларында Кариев театры Мәскәү Губерна театрында Екатерина Гороховская режиссерлыгындагы «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестивальдә катнашучылар — Россия, БДБ һәм чит илләрдән драма, курчак һәм яшь тамашачы театрлары. Үз эшләрен Россиянең 24 шәһәреннән һәм чит илләрдән 44 театр күрсәтәчәк. Җиңүчеләрне иң бәйсез жюри ... Читать дальше...



Мәскәүдә «Мине танырсыңмы…» татар музыкаль-шигъри кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 1 октябрьдә «Мине танырсыңмы…» дигән музыкаль-шигъри кичә узачак. Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Аңа керү ирекле булачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертта Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Рамил Миндияр, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Ильяс Камалов һәм башка җырчылар катнашачак. Алар бергәләп татар халык җырының алтын фонды әсәрләрен башкара. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 62 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «26 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган, Чаллыда 16 кеше авырый. Бөгелмә, Түбән Кама, Спас районнарында өчәр, Алексеевск, Нурлат, Питрәч районнарында икешәр... Читать дальше...

Самара өлкәсендә Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугыш күренеше күрсәтелмәде

Tatar-inform.tatar 

(Самара, 26 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Старый Буян авылында «Русь. Эпоха объединения» фестивале бара. Быел фестивальдә XIV гасырда булган Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугыш реконструкциясе күрсәтелмәде. «Узган елларда спектакль язучы Дмитрий Агалаков пьесасы буенча куелды. Ул спектакльне быел да куярга әзерләнгән идек. Ләкин пандемия аркасында халык аз җыелды һәм фестиваль кечкенә мәйданчыкта гына үткәрелде. Читать дальше...

Россиядә ковидның 22,5 мең яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 22 498 очрагы ачыкланган. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә ковидның 22 498 очрагы расланган», диелгән оператив штаб хәбәрендә. Россиядә якшәмбе ачыкланган коронавирус йоктыру очраклары шимбә күрсәткечләре белән чагыштырганда арткан. Чир йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә (3275) теркәлгән, ә алдагы көнне 3211 очрак булган. Санкт-Петербургта узган тәүлектә 2 055 кеше (шимбә — 1907) ковид йоктырган, Мәскәү өлкәсендә — 1215 очрак (шимбә — 1106). Читать дальше...

Казан карьера төзү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү, Петербург һәм Казан карьера төзү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу күрсәткечләр SuperJob сервисы аналитиклары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча ачыкланган. Анда 3,5 меңгә якын кеше катнашкан. Респондентлар берьюлы берничә шәһәрне әйтә алган. Сораштыруда катнашучыларның 71 проценты Мәскәүне, 63 процентны Петербургны, 53 проценты Казанны сайлаган. Аларның 49 проценты Төмән һәм 48 проценты Екатеринбург өчен тавыш биргән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Читать дальше...

Роспотребнадзор: Коллектив иммунитет 80 процент булганда, ковид сезонлы авыру булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов яңа коронавирус инфекциянең нинди шартларда сезонлы авыру булырга мөмкинлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу коллектив иммунитет 80 процент дәрәҗәсендә булганда мөмкин, ә ул вакцинадан соң һәм авырганнан соң барлыкка килә. «60 процент җитәчәк дигән беренчел фаразлар, кызганычка... Читать дальше...

Татарстанда көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан буенча һәм Казанда көчле җил көтелә. Ул төньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә исәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +3...+8 градус булачак, ә көндез - +6..+11 градус.

Юрист телефон мошенникларының иң популяр алымын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Имеш, банктан акча күчерү омтылышы турында шалтырату — мошенникларның иң популяр алымы. Шул ук вакытта җинаятьчеләргә үз ниятен ахырына кадәр җиткерә алган фраза бар. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «Сезнең банк счетында мошенникларның эше турында сөйли торган шикле активлык теркәлгән» дигән сүзләрдән гыйбарәт ул. Кагыйдә буларак, аны корбанның игътибарын яулау өчен психологик йогынты ясау вакытында әйтәләр... Читать дальше...

Россиядә ир-атларның ана капиталын алу мөмкинлеге турында аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Федераль закон, әгәр ул беренче баланы бердәнбер уллыкка алучы, элек дәүләт ярдәменә хокуктан файдаланмаган һәм уллыкка алу турындагы карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән булса, ир-атның ана капиталына хокукы булуын билгели. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Юлия Капитанец «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, моннан тыш, уллыкка алу турындагы карар 2007 елдан башлап үз көченә кергән очракта... Читать дальше...

Самара өлкәсендә Кондырча елгасы буендагы сугышка багышланган утырыш оештырылды

Tatar-inform.tatar 

(Самара, 26 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Старый Буян авылында «Русь. Эпоха объединения» фестивале башланды. Ул XIV гасырдагы Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугышка багышланган. Фестивальнең идея авторы Виктория Агалакова, кунакларны сәламләп, барлык килүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Фестиваль бишенче тапкыр үтә. 2017 елда командабыз белән фестивальне үткәрергә булдык. Фестивальнең нигезендә Кондырча елгасы янында үткән сугыш вакыйгалары ята. Читать дальше...

Ижауда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар журналистлары Ижауга форумга килде.  Форум Удмуртия республикасында чыга торган «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена багышланган. Делегатлар татар балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, Халыклар дуслыгы йортында булды.  «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды. «30 ел газета өчен бик озак вакыт. Ул вакытта бик күп газеталар барлыкка килде, әмма барысы да сакланып калмады. Читать дальше...


Музыкальные новости
Булат Окуджава

Телеведущего Урганта исключили из концерта памяти Окуджавы "Заезжий музыкант"





Персональные новости
#123ru.net

Национальный конгресс по регенеративной медицине впервые пройдет в Санкт-Петербурге: ученые и врачи обсудят достижения и перспективы развития регенеративной биомедицины





Белгеч: Халыкның 1,4 процентка якыны ковид белән авырганчы ис сизми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкның 1,4 процентка якыны яңа коронавирус инфекциясе белән авыруга кадәр ис сизү буенча кимчелеккә ия. Бу хакта ТАССка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиника-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренчә, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 50 процентында һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 80 процентында ис сизү буенча тайпылыш ешрак очрый. Ис сизүгә нейродегенератив авырулар... Читать дальше...

Казан янында бакча йортында янгында үлгән кешенең шәхесен ачыклыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 22.49 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Питрәч районы Иске Шигали авылында «Вахитовец-2» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килгән. «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, бер катлы агач йортны ут тулысынча чорнап алган. 23.14 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, ә 23.22 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән. Бакча йорты һәм якын торган автомобиль янган. Читать дальше...

1 октябрьдән хезмәт хакы күтәреләчәк россиялеләрнең категорияләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән кайбер бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү булачак. Аерым алганда, хезмәт хакы арту Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләрендә, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте учреждениеләрендә, Роспотребнадзор гигиена үзәкләрендә, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләрендә, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә кагылачак. Бу хакта «МК» сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Читать дальше...

Алексей Песошин татарстанлыларны Машина төзүчеләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын Машина төзүчеләр көне белән котлады. «Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Машина төзелеше — сәнәгатьнең мөһим тармагы, ул илнең икътисады һәм социаль өлкәсе торышын билгели», — диелә мөрәҗәгатьтә. Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан үзенең машина төзелеше белән хаклы рәвештә горурлана ала, ул халык хуҗалыгының... Читать дальше...

Путин губернаторларны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Төбәкләр башлыклары илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны шәхси контрольгә алырга тиеш. Шулай ук аларга төбәкләрдә гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә игътибар бирергә кирәк. «Мин сездән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын шәхси контрольдә тотуыгызны, урыннарда балалы гаиләләргә, башка категория гражданнарга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар ничек башкарылуын каравыгызны сорыйм», — диде дәүләт башлыгы VIII чакырылыш Дәүләт... Читать дальше...

Биектау табиблары яңа хастаханә ачылышына әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Биектау, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Биектау хәбәрләре », Галия Илдарова). Тиздән Биектау станциясендә яңа хастаханә ачылачак. Анда пациентлар югары квалификацияле медицина-санитар ярдәме алачак. Биредә заманча югары технологияле җиһазлардан файдаланып эш итәчәкләр. Бинаны төзегәндә медицина персоналын яхшы эш шартлары белән тәэмин итүдән тыш, бирегә килүчеләр өчен уңайлы мохит булдырырга да тырышканнар. Табиб кабинетларының урынын пациентлар күплегеннән чыгып билгеләгәннәр. Бу чиратлар булмасын өчен алдан уйлап шулай эшләнелгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сенатор Святенко: поддержка фермеров играет важную роль в устойчивости экономики





Путин в России и мире
Москва

Путин: Отношения России и Китая достигли наивысшего уровня в истории


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Ждём расстрела или отравления Зеленского в ближайшее время – Макгрегор


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Shaman

Shaman встретился с подростком, который заработал на его концерт мытьем машин



Москва

Путин заявил, что Белоусов должен добиться баланса между «пушками» и «маслом»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net