Роспотребнадзор: Коллектив иммунитет 80 процент булганда, ковид сезонлы авыру булачак
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов яңа коронавирус инфекциянең нинди шартларда сезонлы авыру булырга мөмкинлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу коллектив иммунитет 80 процент дәрәҗәсендә булганда мөмкин, ә ул вакцинадан соң һәм авырганнан соң барлыкка килә. «60 процент җитәчәк дигән беренчел фаразлар, кызганычка, хәзерге вакытта бөтен дөньяда төзәтелгән», — дип китерә Горелов сүзләрен ТАСС. Коллектив иммунитетка ирешү сроклары вакцинация темпларына турыдан бәйле, бу гражданнарның бу мәсьәләдә аңлы һәм актив булуына нигезләнгән, диде Горелов. Әлегә Россиядә коронавируска иммунитет халыкның өчтән берендә генә бар — 40 миллион тирәсе кеше прививка ясаткан, ә 7,3 миллион авырган.