Балтачта семинар-киңәшмәгә республика районнары белгечләре җыелды
(Балтач, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт» , Зәлия Фәйзрахманова). Бүген Балтач районында «Татарстан» күмәк хуҗалыгында зонара семинар-киңәшмә булып узды. Анда Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Җыелышны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов башлап җибәреп, кунакларны район белән таныштырып узды. Семинарны алып барган Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җыелышта катнашучыларны терлекчелектәге нәтиҗәләр белән таныштырып үтте. Читать дальше...