Әтнә театры Дагыстан театр фестивалендә катнаша
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Әтнә театры Дагыстан республикасы башкаласы Махачкалада II Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша. Коллектив иртәгә юлга кузгала. «29 сентябрьдә театр Горький исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә — „Ана күңеле… далада“ („Дуськина дача“) трагикомедиясен тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Пьеса авторы — Альбина Гомәрова. Спектакльнең режиссеры — Рамил Фазлыев. Фестивальдә Абхазия, Мордовия, Казахстан, Дагыстан, Ингушетия... Читать дальше...