Самарада Аксак Тимер һәм Туктамыш сугышы турында фильм төшерергә тәкъдим иттеләр
(Самара, 27 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Туган якны өйрәнүче Александр Назаров XIV гасырда булган Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугышка багышлап фильм төшерергә тәкъдим итте.
«Бу сугышта һәлак булучыларга мәчет һәм часовня төзергә, түгәрәк өстәлләр уздыруны дәвам итәргә, сугыш барган урыннарда археологик экспедицияләр үткәрергә, сугыш турында документаль һәм нәфис фильм төшерергә кирәк», — диде ул «Русь. Эпоха объединения» фестивалендә түгәрәк өстәлдә.
Аның фикеренчә, кешеләр сугышның кайсы урында барганын белсен өчен юл билгеләрен, Курумоч Халыкара Самара аэропорты тирәсендә әмир Аксак Тимер һәм Туктамыш хан гаскәрләре сугышын символлаштырган сыннар куярга кирәк. «Бу җиңүче һәм җиңелүче монументы түгел, ә тарихи вакыйгага багышланган сын булырга тиеш», — дип өстәде ул.