Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 11.09.2021

Чаллының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау остаханәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллының 88нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды. Әлеге чараны 1нче балалар сәнгать мәктәбе оештырган, ул барлык кирәкле җиһазларны тәкъдим итте. Мастер-классны 1нче балалар сәнгать мәктәбенең скульптура буенча укытучысы Лия Вечтомова һәм «Глазурь» керамика студиясе җитәкчесе Айгөл Белоногова үткәрде. Керамика сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Балчыктан кешеләр савыт-саба... Читать дальше...

Бөгелмәдә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен килгән. Объектларны караганда аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе — урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин озатып йөрде. Килүгә Татарстан Урман... Читать дальше...

Кукмарада иң яхшы «Автобабай»ны сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмарада өлкән машина йөртүчеләр өчен «Автобабай — 2021» бәйгесе узды. Конкурсның төп максаты — тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашырга җәлеп итү. Конкурсантлар башта юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик биремнәрен үтәделәр. Аннан соң машина йөртүчеләр автодромда көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Гомәр Нуриев күрсәтте. Ул Казанда Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай ... Читать дальше...



Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрне дини белем алырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Өмет »). Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 2021-2022 уку елына төрле яшьтәге кешеләрдән төркемнәр туплау турында игълан итә. Курсларны тәмамлаганнан соң Диния нәзарәтенең таныклыгы бирелә. Түләүсез дәресләрне нәзарәтнең имам-хатыйблары, мөгаллимнәре һәм укытучылары алып бара. Дини курсларны тәмамлаучыларның Россия ислам уку йортларына кереп, белем алуларын дәвам итү мөмкинлеге бар.

Тимур Сөләйманов үзенең Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнүен шәрехләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләнү – зур җаваплылык, дип искәртте Тимур Сөләйманов. Ул шулай ук яңа вазифада үзенең эш планнары белән дә уртаклашты. «Безнең планнар бик күп. Аерым алганда, „Милли — актуаль“ проект офисына ярдәм күрсәтәчәкбез. Эшне дәвам итәбез. Кәеф күтәренке, дулкынландыра да, чөнки җаваплылык зур. Шул ук вакытта, алга таба нәрсә кирәклеген аңлаучылар һәм яхшы команда бар», - дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министры. Читать дальше...

Касыйм шәһәрендә Әхмәт Ишембаевның тууына 115 ел тулу уңаеннан истәлек тактасы ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә туган якны өйрәнүче һәм тарихчы, Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы һәм Касыйм шәһәренең мактаулы гражданины Әхмәт Ишембаевның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шушы вакыйга уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Рязань... Читать дальше...

Арча башлыгы Илшат Нуриев: Ат — гомер-гомергә татар халкының дусты, ашатучысы булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде. Арча башлыгы Илшат Нуриев бәйрәмдә атның татар халкының дусты, киңәшчесе һәм ашатучысы булганын әйтте. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев фикеренчә, атсыз татар халкын күз алдына китерү мөмкин түгел. Бер-беребезне сөендереп, татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләрне онытмыйча атлы халык булып калырга язсын», — диде ул. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура... Читать дальше...

Башкортстанның Ярмәкәй районында яңа мәчет төзи башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә Башкортстанның Ярмәкәй районы Кулбай авылында яңа мәчеткә нигез салынды. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре «Атайсал» проекты кысаларында алып барыла. Шунысын да искәртик: әлеге проект Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән якташларның туган җирләренә ярдәм итүендә иҗтимагый программа буларак гамәлгә ашырыла. Мәчет төзү турында карар 2020 елда авыл халкы җыенында кабул ителгән. Кулбай Кызылъяр авыл советы составына керә. Читать дальше...



Роспотребнадзорда коронавирусны курортларда күпме кеше йоктыруы хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия курортларында коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр шактый күп. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә. Шуңа да карамастан, соңгы вакытта илдә эпидемик процессларның тотрыклылануы күзәтелә. Белоруссиядә дә вазгыять тотрыклы, диде Попова.

Курил утрауларында тарихта беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Сахалин һәм Курил утрауларында яшәүче 376 кеше «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Акция Көньяк Сахалин шәһәрендә 12.00-17.00 сәгатьләрдә узды. Диктант язар алдыннан акциядә катнашучылар Татарстан Республикасы гимнын тыңлады. Акцияне «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге» җитәкчесе Җәмилә Карпова оештырды. Татар телендәге диктантны шулай ук Поронайск, Углегорск, Оха һәм Долинск муниципалитетларында да яздылар. Читать дальше...

Яңа Кырлай авылында «Аударыш» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде. «Аударыш» бәйгесендә Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев беренче урынга лаек булды. «Көндәшләр көчле иде. Һәр атның үз тактикасы бар, бу бәйгедә техниканы аңларга һәм хәйләкәр булырга кирәк. Җиңүнең 70 проценты аттан тора», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Динар Хәйбриев — 2019 елда «Аударыш» бәйгесе җиңүчесе. Динар Хәйбриев чиста нәселле татар атына утырып ярышты. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «16 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 26, Чаллыда – 10, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында – өчәр, Алабуга районында – ике, Биектау, Зәй... Читать дальше...

Путин: Мәскәүнең матурлыгына һәм үзенә генә хас холкына сокланмый мөмкин түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү бөтен Россия өчен берләштерүче үзәк булып тора, нинди генә чорда да ил һәм аның башкаласы аерылгысыз булып кала. РФ Президенты Владимир Путин «Зарядье» концерт залында Мәскәүгә нигез салынуның 874 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Котлау тексты Кремль сайтында урнаштырылган. «Мәскәүгә, аның матурлыгына һәм үзенә генә хас холкына сокланмый мөмкин түгел, - дип искәртте дәүләт башлыгы. - Мәһабәт һәм горур башкала, борынгы шәһәрнең зирәклеген саклап... Читать дальше...

Роспотребнадзор: Россиядә битлек режимы якын арада гамәлдән чыгарылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәтта вакцинациянең яхшы темплары фонында да әлегә битлек режимын гамәлдән чыгару өчен нигез күрми. Ведомство башлыгы Анна Попова Кырымда «Таврида. АРТ» фестивалендә шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ул билгеләп үткәнчә, «ковидка кадәрге чорда булган» тормышка кешеләр коронавирус инфекциясе йоктырудан туктагач кына кире кайтып булачак. Читать дальше...

Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты. Ул шимбә киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник культураларны урып җыю һәм көзге чәчүнең барышы хакында доклад белән чыгыш ясаганнан соң шулай дип белдерде. Президент республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануын искәртте. «Без быел аграрийларның билгеле бер проблемалары булуын аңлыйбыз, чөнки җәй коры килде. Читать дальше...

Татар китабы йорты балаларны әкият карарга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татар китабы йортында балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән чара узачак. Монда балалар өчен интерактив уен элементлары, кызыклы экскурсия, үзенчәлекле мастер-класс тәкъдим ителә, диелә Татар китабы йортының Инстаграмдагы битендә. Моннан тыш кунаклар ҖәвидТәрҗемановның «Шуктуган» әкиятендә тасвирланган Тук-Тук бабай белән Шуктуган маҗаралары белән танышачак. Балалар өчен керү бушлай булачак, диелә хәбәрдә.

Татарстанның фермерлар ассоциациясе ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның фермерлар ассоциациясе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ел әйләнәсе үткәрергә тәкъдим итте. Оешманың башлыгы Камияр Байтимеров «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның «Галстуксыз интервью» программасына шулай дип белдерде. «Без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мондый ярминкәләрне ел әйләнәсе үткәрү тәкъдимен җиткердек, ведомство безне хуплады. Безгә беркетелгән базар (ул Казанның Дементьев урамында урнашкан) ел буе эшли», - диде Байтимеров. Читать дальше...

Миңнеханов районнар һәм энергетика предприятиеләренә җылы бирүне тәэмин итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә йортларга һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылыны оператив рәвештә бирүне тәэмин итәргә кушты. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Балалар бакчалары, хастаханәләр, социаль учреждениеләр, шулай ук торак йортлар. Бу эштә бернинди җитешсезлек тә булырга тиеш түгел», - дип искәртте ул. Читать дальше...

Төркиядә Әмирхан Еникинең хикәяләре төрек телендә китап буларак басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә татар язучысы Әмирхан Еникинең хикәяләр китабы дөнья күрде. Аны нәшриятка Төркиянең Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая әзерләгән. Китап «Бер генә сәгатькә» дип атала. Анда татар әдибенең ун хикәясе урын алган. Аларның барысын да галим Альп Әрән Демиркая татарчадан төрек теленә үзе тәрҗемә иткән. Басманың авторы 156 битлек китапның кереш сүзендә Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Анда урын алган хикәяләргә кыскача фәнни анализ ясап... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Маркетолог Родочинская: новая девушка Тимати копирует Решетову ради бизнеса





Персональные новости
ЛокоТех

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»





Татарстанда капиталь ремонт программасы 87 процентка үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда социаль-мәдәни өлкә, инженер инфраструктурасы объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 87 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Быел республикада барлыгы 27 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 3,5 меңгә якын объект керә, үзләштерү күләме 23 миллиард сумнан артып китә. Бүгенгә сигез программа (1,5 миллиард сумлык 285 объект) гамәлгә ашырылган. Читать дальше...

Миңнеханов Фәттаховка «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге бүләк Татарстан Республикасын үстерү, гражданнарның хокукларын һәм иреген тәэмин итү, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур хезмәтләре, җәмәгать тәртибен саклауда... Читать дальше...

Коронавирус инфекциясенең көтелмәгән сәбәбен атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Начар кәеф коронавирус инфекциясе йоктыруның сәбәпчесе булырга мөмкин. Йогышлы авырулар табибы Светлана Малиновская «Радио 1» эфирында шулай дип кисәтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Аның сүзләренчә, психик халәт иммун системага бик көчле йогынты ясый. Организмның саклагыч көчләре курку, паникага бирелү, күңел төшенкелеге фонында кими. Белгеч фикеренчә, авыру очраклары күбесенчә иммунитетның түбәнәюе белән бәйле. Коронавирус вакытында психикага шул дәрәҗәдә зыян килә ки... Читать дальше...

Башкортстанда «Татарча диктант»ны ике меңнән артык кеше язган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә Башкортстанда «Татарча диктант» акциясе узган. Мәдәни-белем бирү акциясен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы республика җитәкчелеге ярдәмендә оештырган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Диктант муниципалитетлардагы 65 мәйданчыкта үткәрелгән, аны барлыгы 2227 кеше (шуларның 1963е — мәктәп укучылары) язган. Чарага Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якупов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин кураторлык иткән.

Россиялеләргә пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Сенатор «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Пенсияне исәпләүдә хата киткән очракта ул, беренче чиратта, сумманың ни өчен бу рәвешле исәпләнүен белү өчен Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Бүлек хезмәткәрләре моны аңлатып бирергә тиеш. Читать дальше...

Мәккәдә кече хаҗга ничә мөселманны кертәчәкләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстанында кече хаҗга әзерлек эшләре төгәлләнде, хәзер ул яңа масштабларда үткәреләчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәккәдәге изге урыннарның инфраструктурасын киңәйткәннән һәм яңартканнан соң көн саен 70 000 дин тотучы кече хаҗ кыла алачак. Ике изге мәчет эшләре буенча идарә вәкиле сүзләренчә, шул сандагы хаҗилар Әл-Хәрәм мәчетенә хәтта коронавирус пандемиясе шартларында да килә алачак – моның өчен инфекция... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Волочкова оправдалась за слитые в сеть снимки: «Ничем никого не удивишь»



Москва

Видео: как в Нижем парке Петергофа запускали «Самсона»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net