Башкортстанда «Татарча диктант»ны ике меңнән артык кеше язган
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә Башкортстанда «Татарча диктант» акциясе узган. Мәдәни-белем бирү акциясен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы республика җитәкчелеге ярдәмендә оештырган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Диктант муниципалитетлардагы 65 мәйданчыкта үткәрелгән, аны барлыгы 2227 кеше (шуларның 1963е — мәктәп укучылары) язган. Чарага Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якупов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин кураторлык иткән.