Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 21.09.2021

Түбән Камада үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Үзәк китапханәсендә «Авыл турында истәлекләр» дигән курчак күргәзмәсе ачылды. Аларны 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлкәй Вильданова әзерләгән. Курчаклар кул астындагы төрле материаллардан: тукыма, җеп һәм киездән ясалган. Гөлкәй Вильданова геройлары — аның танышлары һәм туганнары. Иң беренче курчагын Гөлкәй ханым әбисе истәлегенә багышлаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Мин авылда үстем, — дип сөйли автор. Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә яңа китап тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә шагыйрә Вилия Живаеваның «Жизнь-река» китабының презентациясе була. Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татар кунак бүлмәсе» мәдәни-агарту проекты үз эшен уңышлы дәвам итә. Проект Вәкиллек инициативасы белән төзелде һәм 2013 елның сентябрендә эшли башлады. Проект Россиянең күпмилләтле тарихында татар халкының ролен ача торган тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән танышу... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, 22 сентябрьдә яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, ә көндез +12..+17 градуска кадәр җылытачак.



Гатчина шәһәрендә Татар-башкорт мәдәнияте көннәре була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Гатчина шәһәрендә Татар-башкорт мәдәнияте көннәре уза. Чара Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәре һәм районының «Юлдаш» Татар-башкорт оешмасының 20 еллыгына багышланган. Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тантаналы чаралар программасына танылган татар рәссамнарының күргәзмәсе, милли традицияләргә таянып балаларны тәрбияләү темасына багышланган «Ступени воспитания» фильмы... Читать дальше...

Самараның Халыклар дуслыгы паркында татар йорты ясап куйганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасы Самара шәһәрендә ачылган «Халыклар дуслыгы паркы» белән таныштыра. 12 сентябрьдә, җиденче мәртәбә уздырылучы Халыклар дуслыгы көнендә, Куйбышев районы-ның Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды. Чара Самара шәһәренең 435 юбилейлы туган көненә туры китерелгән иде. Милли авылдагы төзелеш барышы белән «Бердәмлек» газетасы укучыларыбызны 6 — 7 ел буена даими таныштырып барды. Шулай да кабатлап әйтәсе килә: милли авылны төзү идеясе авторы һәм башкаручысы ... Читать дальше...

Миңнеханов белән Семашко икътисадта һәм сәнәгатьтә хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусьның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Семашко, шулай ук Казанга Kazan Digital Week 2021 форумына килгән делегация белән очрашты. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар алга таба партнерлык, шулай ук икътисад һәм сәнәгать өлкәсендәге проектлар өстендә эшләү турында фикер алышты. «Без киләчәктә Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга телибез», — диде Татарстан Президенты.

Җәмәгать, мәдәният, фән эшлеклеләре Конгрессның Аксакаллар шурасы утырышына җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессының «Аксакаллар шурасы» утырышы узды. Биредә милләтебез киләчәгенә битараф булмаган шәхесләр, Татарстанның җәмәгать, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашты, дип хәбәр итте Конгрессның матбугат хезмәте. «23-24 сентябрь көннәрендә Казанда „Милләт җыены“ чарасы узачак. Бүгенге очрашуыбызда сезнең әлеге чара, анда күтәреләчәк мәсьәләр хакында фикерләрегезне ишетәсебез килә. Чөнки Милләт җыенының күпьеллык эшчәнлеген тамырлары — сездә»... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Богданович зур спорт чараларына ярдәм итү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Kazan Digital Wek 2021 форумы кысаларында Татарстан Пезиденты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC AG баш башкарма директоры Зоран Богданович белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм зур спорт турнирларына ярдәм итү, инклюзияне үстерү һәм яшьләргә ярдәм итүдә планнар турында фикер алышты. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда Казанда Махсус Олимпиаданы 2023 елга күчерү турында да фикер алыштылар. Coca-Cola вәкиле Татарстан Президентына төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте. Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләрне цифрлаштыру өчен максималь ярдәм күрсәтергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Предприятиеләрне цифрлаштыруга максималь ярдәм итү мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Wek форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча ТР Хөкүмәте утырышында хәбәр итте. «Без мобиль телефоннар булмаган чорда яшәдек, аннары „Блекберри“, Nokia булды. Шул чакта күп кенә компанияләр үзләре өчен дөрес юнәлеш тапмады һәм юкка чыкты. Предприятиеләрне цифрлаштыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Без предприятиеләребезне... Читать дальше...

Чаллы курчак театры спектакле фестивальдә «Иң яхшы режиссёр эше» дипломына ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы курчак театрының «Кроткая» спектакле «Золотое колечко» IV төбәкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә җиңү яулады. Җиңүче дипломын театр коллективы Владимир шәһәрендә узган курчак театрлары фестиваленең ябылу тантанасында кабул итеп алган. «Спектакльнең премьерасы әле яз көне генә булган иде. Театр коллективы аны бер-бер артлы дүрт фестивальдә катнашу өчен алып чыгып китте. Алда аларны Мәскәү һәм Белгородта көтәләр»... Читать дальше...

Татарстанда дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз ковидтан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланды. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада барлыгы 721 кеше ковидтан үлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1935, 1941, 1952 һәм 1966 елларда туган дүрт ир-ат, шулай ук 1955 елда туган хатын-кыз коронавирус корбаны булган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 51 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган.

Рөстәм Миңнеханов «Позитив Текнолоджиз» директоры белән кибериминлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Позитив Текнолоджиз» АҖ генераль директоры Юрий Максимов белән очрашты. Алар Кazan Digital Week 2021 халыкара форумы мәйданчыгында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән кибериминлек турында фикер алышты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты кибериминлекнең мөһимлеген ассызыклады һәм аңа аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Элегрәк Татарстан Министрлар Кабинеты белән компания республикада... Читать дальше...

Казан ипподромы директоры вазифаларын башкаручы билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы директоры вазифаларын башкаручы урынына Марат Гыйльфанов билгеләнде. «Татспиртпром» матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Марат Гыйльфанов 2004 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә «бухгалтер хисабы һәм аудит» белгечлеге буенча икътисадчы дипломы алган. Ул хезмәт карьерасын Казан сөт комбинатында башлаган, аннары «ВаминТатарстан» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ структураларында дәвам иткән. Соңгы алты елда «Казан» нәселле ат заводы» ҖЧҖнең директоры булып эшләгән. Читать дальше...

Мәскәү татар милли хәрәкәте активисты Гаяс Ямбаев ковидтан вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Ямбаев ковидтан вафат. Аңа 10 сентябрьдә 81 яшь тулган. «Гаяс абый Мәскәүнең танылган татар активисты булды. Милләтне саклау өчен бик күп проектлар эшләде. Ул һәрвакыт беренче булып йөрде, Мәскәү активистлары аны белә. Ул шундый хөрмәтле аксакал иде. Олы яшьтә булуына карамастан, чараларда катнашты, яшьләргә ярдәм итте. Безгә билгеле булганча, ул ковидтан үлгән»... Читать дальше...

2022 елда минималь хезмәт хакы арту хисабына, өч миллион кешенең хезмәт хакы күтәрелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда минималь хезмәт хакы күләме арту исәбенә өч миллионга якын россияленең хезмәт хакы күтәреләчәк. «Киләсе елдан минималь хезмәт хакын 13 600 сумнан арттыру планлаштырыла. Бу карар исәбенә өч миллионга якын кешенең хезмәт хакы артачак», — дип Россия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләрен китерә ТАСС. 2020 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләмен исәпләүнең яңа ысулы турындагы законны имзалады. Читать дальше...

Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесен ришвәт алганда тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны тоткарлады. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алган дип шикләнәләр. «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның көзендә инвалидларга 56 миллион сумлык махсус чаралар китерү өчен Фонд һәм бер оешма арасында килешү төзелгән. Читать дальше...

Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркия университетында Россиядә җәдитчелек тарихы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге милли югары уку йорты оештырган «Халыкара төркичелек тикшеренүләре, 2021 ел: төрки җәдитчелек» дигән халыкара симпозиумда чыгыш ясады. Фәнни җыенда Рәфыйк Мөхәммәтшин «Россиядә җәдитчелек хәрәкәте: тарихы һәм бүгенге хәле» темасын яктыртты. Ул татар халкының революциягә кадәрге чорда дөньяви белемнәрне җәдитчә укытучы мәдрәсәләрдә алуын... Читать дальше...

Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Ямбаев ковидтан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Ямбаев вафат. «Гаяс абый Мәскәүнең танылган татар активисты булды. Милләтне саклау өчен бик күп проектлар эшләде. Ул һәрвакыт беренче булып йөрде, Мәскәү активистлары аны белә. Ул шундый хөрмәтле аксакал иде. Олы яшендә булуына карамастан, чараларда катнашты, яшьләргә ярдәм итте. Безгә билгеле булганча, ул ковидтан үлгән», — дип сөйләде Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин. Читать дальше...

Әлмәттә йортны шартлату белән янаучы ир-ат тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәттә Сөләйманова урамындагы 7нче йорттан ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән кешеләргә вакытлыча кереп тору урыны оештырылган. Бу турыда «Знамя труда» газетасы хәбәр итә. Әлмәттә яшәүче исерек ир-ат торак йортны шарлату белән яный. Ул үз фатирында баррикада ясаган һәм гранатасы булуын әйткән. Соңрак полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. «Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе фатирдан өйдәге киемнәре белән чыгып йөгергән, өске киемнәрен алмаганнар. Алар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала





Персональные новости
#123ru.net

ENERGON поделился успешным кейсом внедрения системы управления предприятием 1C:ERP





Песошин: Татарстан сәнәгатенең предприятиеләрне цифрлы үстерү өчен потенциалы зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда предприятиеләрнең цифрлы үсеше өчен зур потенциал бар. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча Татарстан Хөкүмәте утырышында хәбәр итте. «Билгеле бер казанышларга ия булган сәнәгатьнең, тулаем алганда, предприятиеләрне цифрлы үстерү өчен тагын да зуррак потенциалы бар. Безгә хәрәкәт итәрлек урын бар. Һәм бу юнәлештә актив һәм планлы эш көтелә», — диде Песошин. Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте кешене айныткычта тоту бәясенең нормативын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстан Министрлар Кабинеты якындагы өч елга айныткычларда бер көн булу бәясе нормативын раслады. Бу карар Татарстан хокукый мәгълүматының рәсми порталында чыкты. Әйтик, 2022 елда алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек халәтендәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын оештыруга һәм гамәлгә ашыруга айныткычларга бер көнгә 617,85 сум биреләчәк. Аннары бу сумма 619,38 сумга кадәр артачак, ә 2024 елда 620,96 сум булачак, диелә документта.... Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте Пермьдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Kazan Digital Week форумы кысаларында сәнәгатьне цифрлаштыру буенча Татарстан Хөкүмәте утырышы Пермь дәүләт университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. «Әйдәгез, Пермьдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алыйк. Бу зур фаҗига», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. 20 сентябрьдә Пермь югары уку йортында атыш булды. Соңрак атучы студентны кулга алдылар. Россия Сәламәтлек... Читать дальше...

Суд Финикога нигез салучы Кирилл Доронинны сак астында тотуны озайту үтенечен карый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов суды тикшеренүнең Finiko финанс пирамидасына нигез салучы Кирилл Доронинга җәза чарасын озайту үтенечен карый башлады. Искәртик, июльдә тикшерү бизнесменга мошенниклык турында гаепләү белдерде. Шул ук көнне суд аны ике айга тикшерү изоляторына җибәрде. Доронин үзен кулга алган өчен Татарстан Югары судына мөрәҗәгать иткән иде, әмма кулга алу турындагы карар үзгәрешсез калды. Берничә көннән Finiko пирамидасының өч «йолдызы» ... Читать дальше...

Мөфти сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсендә татар телендә элмә такта куелачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якын киләчәктә сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсендә татар телендәге элмә такта урнаштырылачагын әйтте. Бүген «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды . Гыйбадәт кылу бүлмәсенә кертүче ике ишектә дә «Молельная комната» дип русча язылган иде. «Татарча язарга, әлбәттә, кирәк. Бу — бик яхшы искәрмә. Шуңа игътибар итәрбез», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенең «Киләчәктә монда татарча элмә такта булачакмы?» ... Читать дальше...

Башкортстанда аномаль салкын һава торышы 29 ел элек булган рекордны узып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда аномаль салкын һава торышы 29 ел элек булган рекордны уздырды. Башкортстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 21 сентябрь төнендә Уфа-Дим аэрология станциясендә һава температурасының абсолют минимумы теркәлгән, температура -2,3 градусны тәшкил иткән. 1992 елда бу көнне минималь температура -2,2 градус булган, дип яза «Башинформ» . Республикада узган төндә минималь температуралар -8 градуска кадәр төшкән.

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Шикарный и практичный стиль Елены Джокович из базовых вещей


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Rammstein

Минкульт Калининградской области отказался отменять шоу «Tribute Rammstein»



Москва

"Тарков" за 11 000 рублей — это тест "на фаната". Так Буянов сказал

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net