Хәзрәт челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товар алмаска киңәш итте
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товарлар сатып алмаска киңәш итте. «Мөселманнарга шәхсән үземнән бер киңәш бирәм: челтәрле бизнеста катнашмаска, аннан әйбер алмаска, шул ук вакытта, үзеңә дә моның белән шөгыльләнмәскә. Классик бизнес белән шөгыльләнү хәерлерәк. Бу кулайрак та, чөнки сата алмаган очракта да, яныңда товар кала. Монда югалтулар әзрәк», — диде ул «Интертат»ка . Читать дальше...