Казанда «Яшел фитнес» проектының җәйге сезонын ябу тантанасында Элвин Грей катнаша
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Яшел фитнес» (Last Day) проектының җәйге сезоны ябылышы узачак.
Татарстанның Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, программада проектның хэдлайнеры Элвин Грей, Just Brass төркеме чыгышы, зумба биюләре көтелә. Чарада ZELFI.RU оештырган уен җиңүчеләренә бүләкләр тапшырачаклар, джампинг, балалар өчен крио шоу булачак.
Чарага керү бушлай, ZELFI.RU сайтында теркәлергә кирәк.