Питрәч районы Надеждино авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы ясадылар
(Питрәч, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Алга »). Агымдагы елның май аенда Питрәч районының Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге «Сәламәт авыл» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза бирде. «Без бу конкурста җиңәрбез дип көтмәгән идек, бу яңалык безнең өчен көтелмәгәндә булды. Әлбәттә, бик шатландык, чөнки күптән спорт мәйданчыгы төзергә ниятләгән идек. Аның турында сүз күптән барды инде. Әмма, акча булмады. Һәм менә шундый күңелле көтелмәгән хәбәр», — дип белдерде Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Искәндәр Галәветдинов. Конкурста откан акчага башкарма комитетта, планлаштырганча, турниклар сатып алганнар, спорт мәйданчыгын җиһазлаганнар. Хәзер монда ныклап спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Волейбол һәм баскетбол уйнарга була. Ә кыш хоккей капкалары урнаштырылачак.