Татарстанда көчле җил көтелә
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан буенча һәм Казанда көчле җил көтелә. Ул төньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә исәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +3...+8 градус булачак, ә көндез - +6..+11 градус.