Путин губернаторларны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга өндәде
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Төбәкләр башлыклары илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны шәхси контрольгә алырга тиеш. Шулай ук аларга төбәкләрдә гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә игътибар бирергә кирәк.
«Мин сездән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын шәхси контрольдә тотуыгызны, урыннарда балалы гаиләләргә, башка категория гражданнарга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар ничек башкарылуын каравыгызны сорыйм», — диде дәүләт башлыгы VIII чакырылыш Дәүләт Думасына узган партияләр җитәкчелеге белән очрашуда.
Губернаторлар ышаныч белдергән кешеләр алдында зур җаваплылык тота, «алар өчен эшләү һәм йөрәк, күңел белән үз урыныгызда булуыгызны һәм бу вазифага лаек булуыгызны исбатларга кирәк», — дип өстәде Владимир Путин.
Шул исәптән төбәк башлыклары халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга тиеш, бигрәк тә бу яшь белгечләргә ярдәм итүгә кагыла.