Эскперт: Ковидтан прививка ясаткач ял көне бирү ихтыяҗы фәнни яктан нигезләнмәгән
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә коронавирустан вакцинациянең һәр этабыннан соң өч көн ял бирү ихтыяҗы фәнни яктан нигезләнмәгән, әмма билгеле социаль мәгънәгә ия. Бу хакта йогышлы авыруларны профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни мәгълүмат үзәге директоры — табиб-инфекционист һәм иммунолог Георгий Викуловка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.
Элегрәк Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты башлыгы Максим Петунин Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Федерация Советына һәм Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллаган иде, анда ул коронавирустан прививка ясатканнан соң Россия гражданнарына өч көн ял бирергә тәкъдим итте. Ул эш бирүчеләр бу ял көннәрен тулы күләмдә түләргә тиеш, дип саный.
Викулов фикеренчә, халык арасында вакцинация темпларын тизләтү өчен уйлап табылган бу социаль юнәлешле акция фәнни яктан нигезләнмәгән.
«Моңа бернинди фәнни аңлатма юк, бу бары тик социаль юнәлешле акция. Моны эш бирүчеләр тарафыннан ниндидер кызыксындыру, прививка кампаниясен стимуллаштыру өчен эшләргә мөмкин. Кешегә ял итәргә мөмкинлек бирә алалар. Мисал өчен донор буларак кан биргән өчен бары тик бер ял көне генә каралган, ягъни кан биргән көнне кешегә түләүле ял бирелә. Ә монда тагын да лояльрәк якын килү», — дип аңлатты эксперт.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативаларын үстерү институты белгечләре ковидтан вакцинация узган россиялеләргә түләүле өч ял көне бирү тәкъдиме белән чыкты.