Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус чирен йоктырган
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. «21 кеше хастаханәгә озатылды, 30 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә. Казанда 20 кеше авырый, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Биектау, Алабуга районнарында — икешәр, Аксубай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр кеше авыру йоктырган. 14 сентябрьгә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 26 166 очрагы теркәлгән. Читать дальше...