Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» заводында эшләүчеләр белән очрашты
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «КАМАЗ» гаммәви акционерлар җәмгыятенең автомобиль заводында булды.
Республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Президент предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан Президентының завод эшчеләре белән әңгәмәсе төп җыю конвейерында узды. КАМАЗ хезмәткәрләре компания җитештергән продукциянең экспорты перспективалары белән кызыксынды.
Моннан тыш эшчеләр Чаллы шәһәренең социаль инфраструктурасын камилләштерү мәсьәләләрен дә күтәрде. Аерым алганда сүз Мәләкәс арты районындагы спорт объекты төзелеше турында барды.
Рөстәм Миңнеханов республикадагы социаль-икътисади вазгыять турында да кыскача гына сөйләде. Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыга эш сәфәре вакытында Татарстан Президентының капиталь төзекләндерелгән «Дулкын» бассейнында булуын, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентларының берсенең инвестиция проекты белән танышуын язган иде.