Камалтынов: «Бердәм Россия» Дәүләт Думасына кандидатларны күбрәк үткәрү бурычын үтәде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге төп — Дәүләт Думасына әзерлекле, абруйлы кандидатларны максималь санда үткәрү, халык программаларын һәм үсешнең стратегик максатларын тормышка ашыру өчен ватандашларыбызның ышаныч мандатын алу — бурычын үтәде. «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясенең икенче этабында партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов шул хакта әйтте. «Партия бердәм зур, җитди команда булып эшләде, һәм без бүгенге нәтиҗәләргә ирешә алдык. Әлбәттә, партиянең региональ исемлеге башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның торуы да бик зур роль уйнады. Бу, һичшиксез, сайлаучылар тарафыннан уңай кабул ителде», — дип сөйләде Камалтынов бүген республикада халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен бик күп эш эшләнүен әйтте. Аның фикеренчә, болар барысы да узган сайлауларның нәтиҗәсендә чагылыш тапты. Анда иң күп тавыш «Бердәм Россия» өчен бирелде. Татарстанда әлеге партия өчен сайлаучыларның 79 проценты тавыш биргән. Спикер әлеге сайлауларның сәяси яктан караганда зур конкурентлыкка ия булуын әйтте, чөнки партия исемлекләре буенча да, бер мандатлы округлар буенча да депутат булырга теләүчеләр күп иде. Ул Дәүләт Думасының яңа составына «Бердәм Россия», Россия Федерациясе коммунистлар партиясе, ЛДПР, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» партияләре керүен искә төшерде. «Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына узу өчен шулай ук биш процентлы барьерны үтә алды. 2020 елның мартында төзелеп, ул электоратның традицион парламент бүленешеннән ялыккан өлеше өчен кирәклегә әверелде», — диде Камалтынов.