Буа районында авылдашларын ач үлемнән коткарган Шыгырдан имамын искә алдылар
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Кырлаңгы авылында Шыгырдан имамы — Сәлахетдин хәзрәт Сәлимҗановның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Буа районы Кырлаңгы авылында халык хәтерен саклауга багышланган конференция узды. Әлеге чара Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәмендә оештырылды, дип яза Россия Мөселманнарының Дини җыены сайты. Революциядән соңгы Идел буендагы ачлык елларында Шыгырдан авылы имамы Сәлахетдин хәзрәт Сәлимҗанов авылдашларын ач үлемнән коткарып калган була. Ул Әстерханнан баржалар белән Тәтеш шәһәренә кадәр ашлык кайтара. Аннары шул ашлыкны 10 олау итеп атлар белән Шыгырданга ташыйлар. Имам үзе юлда кайтканда авырып китә һәм Кырлаңгы авылында вафат була, дип искә алалар конференциядә. Чарада Чуашстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте вәкиле Мансур хәзрәт Хәйбуллов Чуашстан Республикасының мөфтие, Россия Мөселманнарының Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Кргановның сәламләвен җиткерә. «Һәрбер халыкка, социумга үз җирләрендә тынычлыкны саклау өчен күп көч түккән бабаларын хәтердә саклау бик мөһим. Халык хәтере буыннан-буынга тапшырыла, бары шулай итеп кенә без чорлар аша туган җиребезгә, халык традицияләренә, белеменә ихтирам саклый, аларның хаталарында өйрәнеп, тынычлыкта һәм дуслыкта яшәүнең мөһимлеген аңлата алабыз», диелә сәламләү сүзләрендә. Конференциядә Сәлахетдин хәзрәтнең оныгы Ринат Сәлахетдинов та катнашты. Ул бабасының тормыш юлын, аның вафатыннан соңгы авыр чорлар турында сөйләде. Конференциядә катнашучылар алдында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе, казый Инсаф хәзрәт, Котдус мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясады.