Татарстанлылар телеграм-бот аша үз йортларында капиталь ремонтның датасын белә ала
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» дип аталган телеграм-бот булдырган. Әлеге боттан файдаланучылар үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен, йорт номерын кертергә, башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә шәһәр, урам исемен, йорт номерын күрсәтергә кирәк) керткәннән соң, чат-бот әлеге йорт программага кертелгән очракта аларга капиталь ремонтның кайчанга планлаштырганы турында мәгълүмат җибәрә. Татарстанлылар аның кайсы елда үтәчәген һәм нинди эшләр башкарыласын белә ала. Чат-ботка сылтама аша яисә мессенджерда @kapremont_rt_bot. адресын җыеп кушылырга була. Элегрәк «Татмедиа» агентлыгы Татарстандагы спорт секцияләре һәм объектлары турында ике телеграм-бот булдырган иде.