Әлмәттә Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр
(Әлмәт, 1 сентябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Татарстан Республикасы көнендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды. Премия «Әдәбият» номинациясендә балалар язучысы, «Яшь техниклар станциясе»ндә өстәмә белем бирүче педагог Резеда Фәрхетдиновага һәм шагыйрә, «Белое перо Белая ворона» ЛИТО филиалы җитәкчесе Екатерина Аничкинага тапшырылды. Читать дальше...