Миңнеханов: Иннополис шоурум түгел, ә җитди федераль мәйданчык булырга тиеш
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). «Иннополис» технопаркында бүген «Яңа белем» бөтенроссия мәгърифәтчелек марафоны ачылды. Шәһәр 150дән артык Россия һәм чит ил галимнәре, уйлап табучылар, эшмәкәрләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелачак мәйданчыкларның берсе булачак. Видеоконференция форматында узган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Иннополисның киләчәге турындагы сорауга җавап биреп, ул аның торак шәһәре буларак та үсәчәген әйтте. Биредә ике технопарк һәм торак йорт төзелеше бара. Читать дальше...