Улын янгыннан коткарганда, Казанда яшәүче хатынның тәне пешкән
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнге сәгать өчтә янгын сагының 101 номерына дүртенче Аркылы-юл урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр.
Соңрак янгын йорттан гараж түбәсенә күчкән. Янгын 180 квадрат метр мәйданга зыян китергән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгында 44 яшьлек йорт хуҗабикәсе зыян күргән. Ул махсус хезмәтләр килгәнче янгыннан 9 яшьлек улын коткарган. Хатын-кызның тәненең 50 проценты пешкән.
Янгын чыгу сәбәпләрен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләр ачыклый.