Чаллыда Түбән Кама ГЭСы күпере 6 сентябрьдә ачылачак
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чаллыда Түбән Кама ГЭСы күперен ремонтлау буенча оператив киңәшмә үткәрде.
Күпер терәкләренең берсендә план буенча деформацион җөйне алыштыруга әзерлек 27 августта башланды. Әлеге эш юлларда хәрәкәтне чикләмичә генә ремонт ясарга мөмкинлек бирми, чөнки яңа технологияләр нигезендә җәелгән бетонның ныгу вакыты норматив буенча 7 тәүлек тәшкил итә. Эшчеләр тәүлек буе эшли, 6 сентябрьгә күпер ачылырга тиеш. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Ремонт чорына транспорт хәрәкәте һәр юнәлештә дә оештырылган. Моннан тыш, машина йөртүчеләргә Алексеевск — Чистай — Кама Аланы — Түбән Кама — Чаллы маршруты тәкъдим ителгән.