Казанда яшен һәм көчле җил булуы көтелә
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстан территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада яшен һәм көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән секундына 15-20метрга кадәр кыска вакытлы көчәю белән. Төнлә иң түбән һава температурасы +15...+17 градус булачак. Көндез иң югары температура +22...+24 градус. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы якындагы тәүлектә шәһәр халкын ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга чакыра. Һәлакәт булган очракта 101, 112 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ышаныч телефонына шалтыратырга була: +7(843)288-46-96.