Инфекционист өлкәннәрнең коронавирус белән озак авыруының сәбәбен әйтте
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Өлкәннәр Covid-19 белән җиңелрәк, ләкин озаграк авырый. Республика клиник хастаханәсендә вакытлыча оешкан госпитальнең табиб-инфекционсты Гөлнара Леонова туры эфир вакытында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, олыларның иммунитеты йомшаграк, әмма чирләү процессы озагракка сузыла һәм дулкын рәвешендә уза. «Яшьләрдә иммун реакция бик көчле. Бер яктан бу аларны саклый, икенче яктан зарарга да эшли. Бик көчле ялкынсыну процессы башлана, шуның аркасынңа үпкәләр нык зарарлана», – дип аңлатты Леонова. Өлкәннәрдәге гипертония, диабет, постинфаркт халәте, бөер һәм бавыр авырулары булуы да коронавирус кичерүне катлауландыра, ди табиб. «Бу чоракта Covid-19 ны гына түгел, өстәмә чирләрне дә исәпкә алырга туры килә», – диде ул.