Песошин Казахстан консулы Ерлан Искаков белән хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы яңа генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. «Очрашу барышында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап ныгыту, сәнәгать һәм гуманитар өлкәдә уртак проектларны гамәлгә кую буенча алда ясыйсы адымнар турында фикер алыштылар», — дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте. Ерлан Искаков быелның сентябрендә Казахстанның Казандагы генераль консулы итеп билгеләнде. Аңа кадәр консуллык белән 2019 елдан бирле Җанболат Мурзалин идарә итте. Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хезмәттәшлек өчен Җанболат Мурзалинга рәхмәт белдерүен язган иде.