Татарстанда сайлауның беренче көнендә тавыш бирүчеләрнең 32,1 проценты катнашты
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Россия Дәүләт Думасына сайлауның беренче көне булды. Татарстандагы сайлаучыларның 30 проценттан артыгы бүген тавыш бирергә килде. «Татарстан сайлаучыларының 32,1 проценты тавыш бирде. Бинадан тыш тавыш бирүдә сайлаучыларның 5,47 проценты катнашты», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашуда. Кондратьев сүзләренчә, быел санитария-эпидемиология вазгыяте аркасында, өйдә тавыш бирү өчен гаризалар артты. Бу тенденция икенче ел күзәтелә. «Әлбәттә, бу участок сайлау комиссияләренә зур йөкләмә барлыкка китерә. Ләкин гариза биргән бар кешегә дә комиссия килә һәм контактсыз ысул белән тавыш бирү оештыра. Гаризаны 19 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр биреп була», — диде ул.