Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 1947 һәм 1951 елларда туган ике ир-ат һәм 1950 елда туган бер хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 704 үлем очрагы теркәлгән.