Коронавирустан прививка ясатучылар арасындагы лотерея җиңүчеләре билгеле
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирустан вакцина ясаткан өчен 100 мең сумга ия булучы беренче җиңүчеләр ачыкланды. Лотерея Россия Хөкүмәте карары белән июль аенда башланып киткән иде. Җиңгән сертификатларның номерлары проектның «Бонус за здоровье» сайтына урнаштырылган. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында да белергә була. Җиңүче итеп 1 мең россияле сайланачак. 14 октябрьдә лотереяны икенче тапкыр уйнаталар. Исегезгә төшерәбез: Министрлар Кабинеты бүген иртән призларның беренче уйнатылышы башлануын хәбәр итте.