Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 10.09.2021

Россиядә коронавиурс инфекциясенә каршы көрәшкә багышланган тәңкәләр чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Россиядә «Спутник V» вакцинасына һәм Россия туры инвестицияләр фондына багышланган нумизматик җыелмалар чыгачак. Аларны Мәскәүнең акча сарае әзерли, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте. «Россия туры инвестицияләр фонды Мәскәү акча сарае - „Гознак“ акционерлык җәмгыяте филиалы белән берлектә коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында фидакяр хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән яңа нумизматик җыелмалар чыгаруы турында игълан итә», - диелә Россия туры инвестицияләр фонды хәбәрендә. Читать дальше...

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Татарча диктант» тел кагыйдәләрен искә төшерү мөмкинлеген бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова фикеренчә, «Татарча диктант» акциясе татар теленең кагыйдәләрен, грамматика, лексикасын искә төшерергә зур мөмкинлек бирә. «Бу акциядә икенче тапкыр катнашам. Бер елны мәктәбемдә үзем дә диктор булдым. Мондый акцияләр кирәк, алар елына ике-өч тапкыр булсын иде. Мондый чаралар безне берләштерә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Сәидә Мөхәммәтҗанова узган ел диктантны Милли китапханәдә язган. Читать дальше...

Мәдәният министры Тинчурин театрына яңа баш режиссер тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Ирада Әюпова Тинчурин театры коллективына яңа баш режиссерны тәкъдим итте. Әлеге вазифага Туфан Имаметдинов билгеләнде. «Театр ике ел баш режиссерсыз эшләде. Мин сезгә яңа баш режиссерны — Туфан Имаметдиновны тәкъдим итәм, — диде Ирада Әюпова коллективка. Ул Туфанның иҗади эшчәнлеген санап үтте, Мәскәүнең Милләтләр театрындагы эшләрен искә алды. Аның спектакльләре «Алтын битлек”кә тәкъдим ителгәнлеген ассызыклады. «Туфан ирекле иҗатчы. Читать дальше...



«Мин – татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). «Мин — татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә. Катнашу өчен гариза җибәрергә берничә көн калды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июлендә «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итте. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Читать дальше...

Миңнеханов һәм Чуйченко Юстиция кварталында Гавриил Державинга һәйкәл ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Юстиция кварталы территориясендә шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты. Исегезгә төшерәбез, Юстиция кварталы төзелеше бу елның маенда башланган иде. Яңа шәһәр киңлегендә... Читать дальше...

Россия Юстиция министры Татарстан Президентына ведомствоның иң югары бүләген тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Анатолий Кони медален тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Иң югары ведомство бүләге РФ Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләрен социаль яклауга ярдәм итү, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә аерым шәхси казанышлары өчен бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Юстиция... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче электробусны сынап карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан буенча йөри торган беренче электробуста йөреп карады. «Электробусны сынап карадым. Уңайлы!» — дип язган ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз битендә. Беренче электробус Казан юлларында июль урталарында йөри башлады. Ул Академик Глушко урамыннан елга портына кадәр 3 нче троллейбус маршруты буенча йөри. Беренче ай эчендә электробус 12,5 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу вакыт эчендә 700 гә якын уңай бәяләмә алынган. Читать дальше...

Динә Гәрәева «Татарча диктант»ка әзерләнер өчен яраткан татар авторларын укыган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева «Татарча диктант» акциясенә әзерләнер өчен көн саен татар әдәбияты әсәрләрен укуын әйтте. Ул Габдулла Тукай, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлфәт Хәким әсәрләрен яратып укуын сөйләде. «Мин татар гимназиясен тәмамладым, барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Көн саен бер-ике бит булса да, татар әсәрләрен укырга тырышам, татар китаплары минем китапханәдә бихисап. Читать дальше...



Чаллыда ике көн элек югалган 11 яшьлек малайны эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда ике көн элек югалган 11 яшьлек малайны эзлиләр Билгеле булганча, малай кичә өйдән чыгып киткән һәм кайтмаган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар. Малайга карап торышка 10-11 яшь, чәчләре коңгырт-сары, ябык гәүдәле. Өеннән чыгып киткәндә, ул зәңгәр толстовка һәм спорт чалбары кигән, аякларында кара кроссовкалар булган.

Марат Әхмәтов: «Татарча диктант» - миллионлаган кешене уята торган чара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Аның фикеренчә, әлеге акция бик аз чыгым белән миллионлаган кешене уята торган искиткеч файдалы чара. «Мин үземне әкияти татар дөньясы мохитендә хис иттем. Диктантны язарга килгән милләттәшләребезне күреп күңел сөенде. Диктант язу авыр булмады. Диктант тексты авторы Гомәр ага Бәширов Казан арты кешесе... Читать дальше...

Татарстанда медицина хезмәткәрләре вакцинация турында белешмә сатканда тотылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Полина Шевчук). ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Апас районындагы коллегалары белән бергә ачыклаганча, бер медицина учреждениесенең өч хезмәткәре прививка процедурасын үткәрмичә генә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узу турында белешмә бирү эшен җайга салган. Шул ук вакытта, вакцинация турында мәгълүматлар дәүләт реестрына һәм башка рәсми документларга кертелгән. Әлеге уңайдан «Ялган документлар... Читать дальше...

Татарстанда көз айларында эшсезләр саны артачагын фаразлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Наталья Рыбакова). Бу көздә Татарстан хезмәт базарында эшсезләр саны бераз артырга мөмкин. Шулай да ел ахырына аларның исәбе 20 мең кешедән артмаячак. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Безнең фаразлар буенча, көз айларында эшсезләр саны бераз артырга мөмкин. Шуңа да карамастан, ел ахырына аларның исәбе 20 мең кешедән дә артып китмәс дип уйлыйбыз. Эш бирүчеләрнең... Читать дальше...

Татарстанда кырау төшү аркасында кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Иртәгә, 11 сентябрьдә, кырау төшүе көтелү сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шимбә көнне төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән «һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр кырау» күзәтелергә мөмкин, дип искәртә синоптиклар. Шул ук вакытта, метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы кырау төшмәгән урыннарда 0..+5 градус тәшкил итәчәк. Читать дальше...

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татарча диктант» язды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татар-информ» агентлыгы баш редакторы Ренат Билалов, бер төркем язучылар, журналистлар «Татарча диктант» язды. Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды?» әсәреннән диктант текстын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов укыды. «Журналистлар өчен бу диктантны язу әдәбиятка кайтып килү, классикларның җөмләләрне ничек төзүе... Читать дальше...

«Татмедиа» татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Алексей Угаров). «Татмедиа» медиахолдингы маркетплейсларда басма продукция сату күләмен актив рәвештә арттырырга кереште. Аның максаты – Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итү. Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Маркетплейслар безгә басма продукцияне бөтен дөньяга тарату мөмкинлеген бирә. Коронавирус пандемиясе чорында бу аеруча актуаль. Безнең бурыч ... Читать дальше...

Татарстанда ОРВИ симптомнары булган 1,5 меңнән артык укучы дәресләрдән читләштерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда уку елы башланганнан бирле ОРВИ симптомнары күзәтелү яки температурасы күтәрелү сәбәпле 1,5 меңнән артык укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә температурасы күтәрелгән яки ОРВИ симптомнары... Читать дальше...

Татарстанның Уралдагы вәкаләтле вәкиле: Уралда татар авылларының тарихы әз өйрәнелгән

Tatar-inform.tatar 

(Свердловск өлкәсе, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Урал төбәкләре буенча вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Уралдагы татар авылларының тарихын өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр кирәклеген әйтте. «Урал татарларының тарихы әлегә әз өйрәнелгән. Рус чыганаклары татарлар Уралда 500-700 ел элек яшәгән ди. Руслар үзләре дә монда 300 еллар элек кенә күпләп төпләнгән, шуңа күрә татарларның биредә никадәр борынгы халык булуына төгәл дәлилләр юк. Татар авылларының тарихын өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр кирәк»... Читать дальше...

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Читать дальше...

«Татмедиа» 2021 елның I яртыеллыгында журналлар сату күләмен 92 процентка арттырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Алексей Угаров). «Татмедиа» АҖ 2021 елның беренче яртыеллыгында басма продукцияне ваклап сату күләмен арттырган, шул ук вакытта журналлар сату буенча аеруча зур үсеш күзәтелгән. Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Без журналлар сату күләмен 92 процентка, ягъни ике тапкыр диярлек арттырдык. Бу — бик зур нәтиҗә. Ә бит республикада журналларны ябу ихтималы хакында фикер алышкан чор да булды. Без журнал продукциясенә сорауның артуын күрәбез. Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

Племя Гунны: рэпер из США в меланхолии, наш Баста — в музлитературе





Персональные новости
Динамо

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время





Суда йөзүче кыргый кошларга 5 декабрьгә кадәр ау рөхсәт ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 4 сентябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр суда йөзүче кошларга — казларга, үрдәкләргә ау рөхсәт ителгән. «Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Ул аеруча кыргый үрдәкләр вирус таратучы булып саналганын искәртте. Читать дальше...

Яңа Чишмә районында Африка дуңгыз чумасы буенча карантин якын арада гамәлдән чыгарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа Чишмә районы «Красновидово» аучылык хуҗалыгында карантин якын арада гамәлдән чыгарылачак. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россиядә кыргый фаунада карантин режимында 29 вирус чыганагы, шул исәптән берсе Татарстанда булганын искәртте. «Бер ай узды, „Красновидово“ аучылык хуҗалыгында карантин якын арада гамәлдән чыгарыла», — диде. Читать дальше...

Россиялеләр арасында көзге ял өчен иң популяр юнәлешләрне атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Экспертлар авирейсларга булган ихтыяҗга анализ ясаган һәм россиялеләрнең бу көздә кайда ял итәргә җыенуын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы OneTwoTrip сервисы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 60 проценты ил эчендәге очышлар белән кызыксына. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочига рейслар аеруча популяр. Ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр исемлегенә Калининград, Симферополь, Минеральные воды һәм Краснодар да кергән. Читать дальше...

Сораштыру: Прививка ясаткан россиялеләрнең күбесе вакцинация дошманнарына лояль карый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан эшләүче россиялеләрнең күпчелеге вакцинация узарга теләмәгән хезмәттәшләренә карата санкцияләр кертүгә каршы. SuperJob сервисы үткәргән яңа сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. «Сораштыруда коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан икътисади яктан актив халыкның 1600 вәкиле катнашты. Аның барышында ачыкланганча, вакцинация узган һәр тугызынчы россияле генә коронавируска каршы прививка ясатырга теләмәгән хезмәткәрләргә... Читать дальше...

Киләсе атна башында Татарстанга җылы көннәр әйләнеп кайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Киләсе атна башында Татарстан Атлантик циклонның төньяк киңлекләре буйлап күченүче җылы секторына эләгәчәк, шуның нәтиҗәсендә термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә. Алда торган ял көннәрендә төбәктә салкынча һава торышы сакланачак. Шимбә көнне республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк... Читать дальше...

Татарстанда «Ак кәгазьгә — яңа тормыш» акциясе башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә — яңа тормыш» дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Хәйрия акциясе кичә башланып китте һәм 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тапшырылачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о господдержке многодетных семей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Последняя ставка. Киев в отчаянии из-за успехов российских сил. Зеленский прибегает к немыслимому способу спастись


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вадим Самойлов

Вадим Самойлов («Агата Кристи») выступит на фестивале «Окна Открой»!



Москва

Открытие сезона: Московский мотофестиваль стартует с Садового кольца

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net