Татарстанда ОРВИ симптомнары булган 1,5 меңнән артык укучы дәресләрдән читләштерелгән
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда уку елы башланганнан бирле ОРВИ симптомнары күзәтелү яки температурасы күтәрелү сәбәпле 1,5 меңнән артык укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә температурасы күтәрелгән яки ОРВИ симптомнары күзәтелгән 498 бала дәрестән читләштерелде», - дип искәртте белгеч.
Уку елы башланганнан алып барлыгы 1597 баланы дәрескә кертмәгәннәр, аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр яки поликлиникага озатканнар.
Иртән Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри фильтр үткәрелә, анда балаларның тән температурасын үлчиләр һәм ОРВИ симптомнары бармы-юкмы икәнлеген тикшерәләр.
Любовь Авдонина укучыларның күпчелеге больничныйга китү аркасында дистанцион уку форматына күчерелгән сыйныфлар булмавын әйтте. Шулай ук балалар һәм уку йортлары персоналы арасында да коронавирус йоктыру очраклары да теркәлмәгән.