«Татмедиа» татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итәчәк
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Алексей Угаров). «Татмедиа» медиахолдингы маркетплейсларда басма продукция сату күләмен актив рәвештә арттырырга кереште. Аның максаты – Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар диаспораларын туган телдәге басма продукция белән тәэмин итү. Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Маркетплейслар безгә басма продукцияне бөтен дөньяга тарату мөмкинлеген бирә. Коронавирус пандемиясе чорында бу аеруча актуаль. Безнең бурыч – дөньяның барлык почмакларындагы татар диаспораларын туган телдәге газета-журналлар һәм китаплар белән тәэмин итү. Без Татарстанда басма продукциягә ихтыяҗ булуына шикләнмибез», - диде Садыйков. Генераль директор сүзләренчә, «Татмедиа» АҖ продукциясе Ozon, Wildberries, KazanExpress, «Яндекс.Маркет» һ.б. электрон мәйданчыкларда тәкъдим ителгән инде. Моннан тыш, медиахолдинг сайтында фирма интернет-кибете эшли, анда сату күрсәткечләре тотрыклы. «Салават күпере», «Сөембикә» һәм «Чаян» - журналлар арасында онлайн-сатулар буенча лидер. Аларны Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә актив сатып алалар. «Татмедиа» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла. Медиахолдинг 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 20 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә.