Казан шәһәре мэры призы Булат Минкинга тапшырылды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестиваленең традицион бүләге — Казан шәһәре мэры призы Булат Минкинга тапшырылды. Журналист, драматург, кинорежиссер Булат Минкинның «Берүзе» кыска метражлы документаль фильмы кинофестивальнең төп конкурсында катнашты. Призны Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестивален ябылу тантанасы бара.