Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Олимпия йолдызлары Казанда «Спорт дөньясы» фестиваленә югары бәя бирде

0

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Спорт дөньясы» илкүләм фестивале тәмамланды, анда Россиянең 10 легендар спортчысы катнашты. Фигуралы шуучылар Алексей Ягудин һәм Татьяна Тотьмянина, «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий, бокс һәм тайлар боксы буенча дөнья чемпионы Григорий Дрозд, паралимпияче Алексей Ашапатов, совет футболчысы Евгений Ловчев, озынлыкка сикерү буенча Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, өстәл теннисы буенча Россиянең атказанган тренеры Белла Анисимова һәм совет гимнасты Мария Филатова фестивальнең төп кунаклары булды. Фестивальдә теләге булган һәркем үзен керлингта, уктан атуда һәм спортның башка бик күп төрләрендә үзен сынап карый алды. Ә ГТО мәйданчыгында барлык теләүчеләр спорт нормативларын тапшырды һәм истәлекле билгеләр алды. Киберспортка багышланган стендта компьютер уеннары һәм ярышлар тәкъдим иттеләр. Программада шулай ук спорт дуэльләре, лекторияләр, күргәзмәләр, VR-аттракционнар һәм хоккей ярышлары булды. Спорт федерацияләре үзләренең күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте: бодибилдерлар да, фитнес-тренерлар да, фехтовкалаучылар да, көрәшчеләр дә бар иде. Павильонда барлыгы алтмыштан артык интерактив мәйданчык тәкъдим ителде. Фестивальдә күңелле квестлар зур кызыксыну тудырды. Һәр катнашучыга спорт төрләренең берсе — футбол, хоккей, волейбол яки баскетбол белән бәйле сигез спорт мәсьәләсе тәкъдим ителде. Квест азагында балларны кыйммәтле призларга алыштырганнар. Олимпия йолдызлары квестны игътибарсыз калдырмады һәм ярышларда рәхәтләнеп катнашты. Фигурист Алексей Ягудин сүзләренчә, квест — ул мавыктыргыч һәм кызыклы уен һәм барлык биремнәрне югары баллга үтәү беренче карашка кебек үк җиңел түгел. Фестивальдә күренекле спортчылардан мастер-класслар аерым урын алды. Алар үзләренең үзенчәлекле спорт техникасын гына күрсәтеп калмыйча, яшь талантларга ничек дөрес күнегүләр ясарга һәм уңышка ирешергә кирәклеге турында да сөйләде. Өстәл теннисы буенча атказанган тренер Белла Анисимова өстәл янында ничек дөрес хәрәкәт итәргә һәм нәтиҗәле уйнау серләрен ачты. Совет спорты легендасы Евгений Ловчев Казан спорт мәктәпләре укучылары белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры, «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий яшь футболчылар өчен ачык мастер-класс үткәрде. Зур футбол кырында ул Казан спорт мәктәпләре укучыларының осталыгын бәяләде һәм техниканы ничек яхшыртырга кирәклеген күрсәтте, нәрсәгә игътибар итәргә һәм нинди күнегүләрнең кирәклеген сөйләде.  «Спорт дөньясы» фестивале РФ Спорт министрлыгы, Россия Олимпия комитеты һәм Туризм буенча федераль агентлык ярдәмендә уздырыла. Чара «Россия — спорт державасы» халыкара форумы мәйданчыгында узды. «Спорт дөньясы» милли фестивале Казанда ел саен үткәрелер дип планлаштырыла.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран


Спорт в России и мире
Москва

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Даниил Медведев одолел 121-ю ракетку мира Меджедовича и вышел в 1/8 финала Рима


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Суд обязал оператора Пулково улучшить защиту от птиц. Тот намерен обжаловать решение





Путин в России и мире
Москва

ПРЕДСТАВИТЕЛИ РУКОВОДСТВА РОСГВАРДИИ ПРИНЯЛИ УЧАСТИЕ В ИНАУГУРАЦИИ ПРЕЗИДЕНТА РОССИИ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Волочкова опровергла обвинения в алкоголизме



Москва

В мире: Зачем России дружба между Китаем и Индией

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net