Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

«Татарча диктант» катнашучылары: Әдәбиятны укып үскән кешегә диктант язу авыр түгел

0
«Татарча диктант» катнашучылары: Әдәбиятны укып үскән кешегә диктант язу авыр түгел

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарча диктант» акциясе быел алтынчы тапкыр оештырылды. Татар әдәбиятын укып үскән катнашучылар диктантны язу авыр түгел дип белдерде. «Хаталарым була, әмма бик күп түгел. Мин татар әдәбиятында тәрбияләнеп үстем, мәктәптә, педагогика көллиятендә татарча белем алдым. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмовларны укып үскән кешегә татарча диктант язу бер дә авыр түгел», — диде Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен өйдә утырып та, самолетта очканда да язу мөмкинлеге булуын әйтте. «diktant.tatar сайтында татар клавиатурасында татар шрифты белән язарга кирәк. „Татарча диктант“ акциясе китапханә, мәдәният үзәге, Иҗтимагый палата, Казан мэриясе, мәктәпләрдә оештырылды», — диде ул. «Татарча диктант» — тел бәйрәме. Бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу акция телне таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен дә әһәмиятле булып тора. Диктантта төрле милләт кешеләре катнаша. Тел белгече буларак, мин татар теле үсеше тенденцияләрен, үзгәрешләрен күзәтәм. Бу күренеш язма телдә дә чагыла», — диде КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина. Аның әйтүенчә, диктант язарга төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре килә. «Беркайчан да диктор булганым булмады, аудиториянең мохитен, темпын тоярга тырыштым», — диде татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина. Каллиграф, Төркия университеты студенты Айзат Минһаҗев диктантны гарәп имлясында язган. «Кириллица, латин һәм рун графикаларында язганым булды. Быел гарәп имлясын сайладым. Гарәп имлясында язарга күнеккән мин, кыенлыклар тумады. Кагыйдәләрен беләм. Сеңлем һәм берничә дустым латин имлясында язды», — диде ул. Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова акциядә беренче тапкыр катнашкан. «Диктантларны мәктәптә укыганда еш яздым. Бу чара миңа бик ошый, ел саен килергә тырышачакмын. Текстлар бик матур, мәгънәле. Үзе бер күрешү, аралашу булды. Күтәренке кәефтә булдым», — диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля


Спорт в России и мире
Москва

В Москве пройдет Братский кубок с "Динамо", ЦСКА и сербскими "Партизаном" и ОФК


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Погода идёт на поправку": Синоптик прогнозирует долгожданное потепление в Москве





Путин в России и мире
Москва

Разговор партнеров: что определила непарадная встреча Путина и Пашиняна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Последняя ставка. Киев в отчаянии из-за успехов российских сил. Зеленский прибегает к немыслимому способу спастись


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Пол Маккартни

«Возомнил себя Полом Маккартни?»: Соседов назвал причину творческого провала Никиты Преснякова в США



Москва

"Цена улетит в небо": эксперт призывает россиян заранее купить это

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net