Саранск шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе «Халыклар дуслыгы» йортында булды
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Быел 11 сентябрьдә Саранск шәһәренең «Халыклар дуслыгы» йортында «Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф акциясе узды.
«Акциянең максаты — татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, орфографик һәм грамматик хаталарны үзлегеңнән тикшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү», — дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Акциядә Саранск шәһәре һәм татар авыллары — Азюрка, Аксеново, Кривозерье, Большие Поляны халкы һәм укучылар катнашты. Әлеге чараны оештыручылар — Ратмир Мусалов җитәкчелегендәге «Мордовия мөселманнары» хәйрия фонды һәм Мордовия Республикасының «Татар эшмәкәрләре клубы» иҗтимагый оешмасы.