Казахстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазы ишегалдында укылачак
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Казахстан Республикасында яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чараларын көчәйтү турында» күрсәтмә нигезендә, җомга намазын илнең барлык мәчетләренең ишегалларында укырга рөхсәт бирелде.
Әлеге күрсәтмә 2021 елның 2 сентябрендә чыккан. Бу хакта Казахстан мөселманнарының диния нәзарәте сайты яза.
Аннан алда хәбәр ителгәнчә, җомга намазы Диния нәзарәтенең 19 вәкиллегенең бары бишесендә генә туктатылган булган. Яңа күрсәтмә нигезендә җомга намазлары илнең барлык регионнарында мәчет ишегалларында укылачак.
Баш дәүләт санитар табибының күрсәтмәсендә: «Коллектив дини чаралар (шул исәптән җомга намазлары, православие гыйбадәтләре һәм башкалар) мәчетләрдә, православие гыйбадәтханәләрдә һәм башка дини оешмаларда ачык һавада битлек киеп һәм кешеләр арасында ким дигәндә 4 метр социаль дистанция режимын саклаган хәлдә башкарылачак», диелә хәбәрдә.