Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 19.09.2021

Керәшеннәрнең «Чулпы» ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауда катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). Керәшеннәрнең «Чулпы» фольклор ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауга барган. Ансамбль Питрәч районы Талкыш авылында «Микулай» фильмын төшерүдә катнаша. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  Репетицияләр көн саен диярлек бара. Шулай да актрисалар сайлауда катнашырга җай тапкан. «Бүген съемкаларга барабыз. Әмма бергәләп, үзебезнең милли киемнәрдән сайлау участогына да кереп чыгарга булдык», — дигән Лера Карташова. Әйтүләренчә, иҗади... Читать дальше...

Сәясәтче: Блогерларның сайлауда күзәтүдә тәҗрибәсен бөтен Россиядә кулланырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибрагимова). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш фикеренчә, блогерлар һәм яшьләрнең сайлауда күзәтү тәҗрибәсен бөтен Россиядә кулланырга кирәк. «Күзәтүдә блогерлар, яшьләрнең катнашуы хакимиятне, сайлау комиссиясен тәртиптә тотарга ярдәм итә. Ул тәҗрибәне бөтен Россиядә кулланырга кирәк дип саныйм. Барысын да ничек бар шулай күрсәтү мөмкинлеге бар», — дип сөйләде бердәм мәгълүмат үзәгендә узган онлайн брифингта. Читать дальше...

Матвиенко барлык блокадачыларга да 50 мең сум акча бирү турындагы карарны бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Ленинград блокадачыларына 50 мең сум акча бирү турындагы карары – аларга карата җитди игътибар билгесе, дип саный Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко. Бу хакта «Российская газета» яза. Дәүләт башлыгы элегрәк федераль ташламалардан файдаланучылар һәм шәһәр күләмендә әлеге категориягә тиңләштерелгән барлык кешеләрне дә кертеп, барлык блокадачыларга Тормыш юлы ачылуның 80 еллыгы уңаеннан 50шәр мең сум акча түләргә кушкан иде. Читать дальше...



Казанда тиктокерлар сайлаучылар өчен видеога төшерү буенча мастер-класс үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда тиктокерлар Мәдәният институтында урнашкан сайлау участогында теләгән һәркем өчен видеога төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Аларның кайберләре югары уку йортларында белем ала, кайберләре инде укуын тәмамлаган. Бүген алар сайлау участогына үзләренең гражданлык бурычын үтәргә килде, шул рәвешле, үз сәхифәсенә язылучыларга үрнәк һәм илнең сәяси тормышында катнашуның мөһимлеген күрсәтте. Моннан тыш, тиктокерлар үз аудиторияләрен тавыш бирүгә җәлеп итү өчен кыска видеолар төшерә. Читать дальше...

Эдуард Шәрәфиев: Татарстанда сайлау кампаниясе актив һәм тыныч уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстан халкының активлыгы югары булуга да карамастан, сайлау процессы тыныч уза, дип белдерде ЛДПР сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегеннән ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев IT-паркта урнашкан Казан шәһәренең Иҗтимагый күзәтү үзәгенә килгәч. «Моңа куанмый мөмкин түгел, чөнки безнең төп бурыч – республикада сайлаулар югары дәрәҗәдә һәм тыныч шартларда узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», - диде ул. Читать дальше...

Кукмара районында сайлауда бер гаиләнең өч буын вәкиле тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Лилия Нургалиева). Быелгы сайлауда Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында яшәүче Бикмөхәмәтовларның өч буыны катнашкан. Бу хакта район басмасы яза.  Гаиләнең иң өлкән кешеләре — Мөсәллимә апа һәм Нурулла абыйга сайлау участогына барырга сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәгән. Шуңа да комиссия вәкилләре өлкән яшьтәгеләр янына өйләренә үзләре килгән. «Муллыкта яшибез, йортларыбыз җылы, уңайлы, гаиләбездә тынычлык. Аллаһка шөкер, аңлашып яшибез. Пенсияне вакытында китереп торалар... Читать дальше...

Чит ил экспертлары Татарстандагы тавыш бирү процессына югары бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда сайлауларны күзәтүче чит ил экспертлары тавыш бирү процессының югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте. «Без Республиканың сайлау участокларында булдык. Анда бер генә тискәре күренешкә дә тап булмадык, хилафлыклар күрмәдек. Бары тик уңай күренешләр генә булды. Кешеләрдә тавыш бирү белән кызыксыну дәрәҗәсе югары. Бу игътибарга лаек», — дип сөйләде бердәм мәгълүмат үзәгендә Сирия Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Мәхмүд әл Хәсән. Читать дальше...

Тукай районында яшәүче 95 яшьлек Мөнәздилә Хафизова сайлауда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Тукай районы Куады авылында яшәүче 95 яшьлек Мөнәздилә Хафизова сайлау участогына барып тавыш биргән. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә. Ул тормыштан зарланмый, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп, илебезнең якты киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза басма. «Мондый мөһим вакыйгадан читтә калып булмый инде», — ди Мөнәздилә үзе. Моннан тыш, Мөнәздилә әби компьютерда да эшли белә. Аңа авылдашлары «Ак Барс» хоккей командасының искиткеч жанатары буларак та соклана, диелә әлеге хәбәрдә.



Педагогия хезмәте ветераны: Депутатлар мәгариф, авыл хуҗалыгын кайгыртырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш» , Марина Зайцева). Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Педагогия хезмәте ветераны фикеренчә, депутатлар мәгариф, авыл хуҗалыгы турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Бу хакта Спас районы газетасы яза. Педагогия хезмәте ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Виктор Владимиров — быелгы сайлауларда актив катнашучыларның берсе. Ул 2544нче участокта күзәтүче булып та эшли. Ул булачак депутатларга үзенең наказларын да җиткерде. «Депутатлар карарларны бердәм булып... Читать дальше...

Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе сайлауга оныгын да алып килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш» , Евита Саможенова). Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сайлауга бер айлык оныгы Сашаны да алып килгән. Ермилиннарның зур гаиләсе 2545 нче участокта тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  «Күп еллардан бирле сайлауларга бөтен гаиләбез белән җыелып барабыз. Оныгыбызны да алып килдек әле, сабый чагыннан ук күреп һәм белеп үссен. Без тотрыклы киләчәк һәм мәгариф тармагының үсеше өчен тавыш бирдек. Оныгыбыз үсеп килә, ул әйбәт илдә яшәсен иде... Читать дальше...

Сайлау комиссиясен чирек гасыр җитәкләгән кайбычлы сайлау барышы белән танышкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Фирада Сайранова). Кайбыч районы Федоровское авылында 84 яшьлек Сергей Романов тавыш бирергә килгән. Ул үз вакытында Федоровское участок сайлау комиссиясе рәисе вазифасын 25 ел дәвамында башкарган булган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  Сергей Романов сайлау барышы белән дә танышкан.  «Сайлау комиссиясе рәисе белән аралаштык, сайлау барышы белән кызыксындым. Тавыш бирүчеләр саны күп. Уйлап һәм йөрәк белән тавыш бирергә кирәк. Яшьләр, сезгә яшисе! Читать дальше...

Галимнәр коронавирус белән авырмый торган кешеләрне ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Салкын тиеп авыручы кешеләр коронавирусны йоктыра алмый. «Салкын тиеп яки кискен респиратор вируслы авырулар белән авырган вакытта кеше коронавирус йоктырмый», — дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, профессор Петр Чумаков «URA.RU»дагы комментарийда», — дип яза РИА Новости.  Ул чирләүче кешенең бер үк вакытта башка вирус йоктыра алмавын әйтте, чөнки организмда интерферон җитештерелә. «Интерферон — организмны кабат зарарланудан саклый торган вируска каршы аксым», — дип аңлатты Чумаков. Читать дальше...

Политолог Марат Бәширов: Өч көн дәвамында тавыш бирүне киләчәктә дә кулланырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Бизнес һәм дәүләт арасында багланышлар буенча белгечләрнең илкүләм лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов өч көн дәвамында тавыш бирүгә уңай бәя бирде. «Өч көн дәвамында тавыш бирү формасын дәвам итәргә кирәк. Ул сайлаучы өчен бик уңайлы. Ул кешенең үз графигыннан тайпылмаска ярдәм итә. Ял көнне шәһәр читенә киткән очракта, сайлауга кайтып өлгерергә кирәк иде. Хәзер тыныч кына җомга көнне яки шимбә иртән тавыш бирү мөмкинлеге булды. Читать дальше...

Балык Бистәсенә килгән чит ил белгечләре: «Республикагызда сайлау югары дәрәҗәдә үтә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентzбрь, «Татар-информ», «Авыл офыклары» ). Балык Бистәсе районына Бавария һәм Сүрия Гарәп Республикасыннан килгән чит ил экспертлары сайлауларның югары дәрәҗәдә үтүен әйткән. Бу хакта район басмасы яза. Чит ил кунаклары район мәдәният йорты белән агротехник техникумда урнашкан сайлау участокларында тавыш бирү барышы белән танышкан.  Басма хәбәр итүенчә, экспертларның берсе, Сүрия Гарәп Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Махмуд Альхасанның Татарстанга беренче тапкыр килүе. Читать дальше...

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле пенсионерлар: «Сәяси чарадан яхшылык өмет итәбез»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле Фәридә һәм Хәкимҗан Гайнетдиновлар сайлауга килгән. Алар әлеге сәяси чарадан бары тик яхшылык өмет итүләрен белдерде. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә. «Икебез дә икенче группа инвалид. Шуңа да карамастан, сайлауларны бер дә калдырмыйбыз. Әлеге сәяси чарадан яхшылык кына өмет итәбез. Яшәү рәхәт булсын, дәүләт пенсионерларны ярдәменнән ташламасын. Ай саен пенсияләребезне биреп барсалар, безгә шул җитә. Иң мөһиме - сугышлар булмасын. Читать дальше...

Сарман авылы кешесе сайлауга велосипедта килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Сарман» , Альбина Сабирова). Бүген Сарман районы Сарман авылында яшәүче Рәхимкул абый сайлауларга велосипедта килгән. Сарман авылында яшәүче Рәхимхул Әбдиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Сигезенче дистәсен ваклаган абзыебыз бер дә тик торырга яратмый. Ихатасында да гел хәрәкәттә ул, бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Сайлауларга велосипедта килгән ул. Үзе тавыш биргән арада «тимер атын бәйләргә» бик уңайлы урын да тапкан. «Монда тумасам да, Татарстанны, бигрәк тә Сарманны үз иттем. Читать дальше...

Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысын котлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» , Лия Мардегалләмова). Бүген Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысы Рамилә Җәләлованы туган көне белән котлаганнар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Хезмәт ветераны Рамилә апа 4 дистә елга якын гомерен балаларга математика фәнен укытуга биргән. Тәҗрибәле, тирән белемле, актив укытучыны Нәби Дәүли исемен йөрткән гимназия коллективы, балалар, ата-аналар бик хөрмәт итә. 750нче участокта Рамилә Җәләлованы чәчәкләр, бүләкләр белән котладылар. Читать дальше...

Аксубай районында 97 яшьлек бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны өйдә тавыш биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Аксубай », Людмила Жаренова). Бүген Аксубай районында 97 яшьлек бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясев сайлауларда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Ул өйдә тавыш биргән. Бу хакта район басмасы яза. 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов илнең киләчәге өчен тавыш бирде. «Үз гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым. Гомумән алганда, мин бүгенге тормышымнан канәгать, тик үткән совет чоры еллары күңелемә якынрак. Без комсомол, аннары партия тәрбиясе алдык. Читать дальше...

Кайбычның иң өлкән кешесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары », Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районының иң өлкән кешесе — Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш ветераны Зиннәт Заһидулин Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  Бөек Ватан сугышының бар авырлыкларын үз күзләре белән күргән, кабат озак еллар буена финанс өлкәсендә эшләгән Зиннәт Заһидуллин сайлатырга килүчеләрне капка төбендә үк каршы алган. Үз тавышын биргәч, теләкләрен җиткергән.  «Ил... Читать дальше...


Музыкальные новости
Звонкий

«Эмоции нужно выражать культурно»: рэпер Звонкий — о политических взглядах, зрителях и хорошем вкусе





Персональные новости
Александр Бастрыкин

Глава СК Бастрыкин пообещал защитить гаишника Гусева от диаспоры и МВД Новосибирска





Сәясәтче Михаил Виноградов Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Петербургская политика» фонды президенты Михаил Виноградов фикеренчә, Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган. «Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, Татарстанда тавыш бирүдә катнашучылар саны күп, ул электән шулай иде. Сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган. Татарстанда тавыш бирү процессында җитди конфликтлар юк дип беләм. Әлбәттә, әле алда тавышларны санау процессы бар. Минем аңлавымча, Татарстанда сайлаулар белән кызыксынучылар күп», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Чаллы шәһәре укучылары арасында мәктәп советына сайлаулар үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Бүген Яр Чаллы шәһәре укучылары арасында мәктәп советына сайлаулар үтә. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә. Бүген шәһәребезнең 66 мәгариф учреждениесендә укучылар арасында да сайлаулар уза. Анда 1-11нче сыйныф егет һәм кызлары мәктәп советына спикерлар өчен тавыш бирә. Балалар да өлкәннәр кебек, сайлау алдыннан үз программасын яклаган. 50нче мәктәптә, мәсәлән, өч кандидат спикерлыкка дәгъва кыла. Алар: 11нче сыйныф укучысы — Алексей Омельченко һәм 8нче сыйныф укучылары ... Читать дальше...

Татарстаннан 30 кеше #МойТатарстан фотоконкурсында iPhone откан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда #МойТатарстан фотоконкурсының өченче көне. «Ике көндә онлайн-шоуда катнашучылар конкурска 115 меңнән артык фотография җибәрде», — дип хәбәр итә оештыручылар. 12 нче модель iPhone телефонына ике көндә 20 кеше ия булган, 19 сентябрьдә сәгать көндезге икегә аларның саны 30 булды. Барлыгы 36 смартфон уйнатыла. Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз аккаунтыңа куярга кирәк. Читать дальше...

Эксперт «мю» штаммы аркасында коронавирусның яңа дулкыны кузгалу ихтималын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). «Мю» штаммы аркасында коронавирусның яңа дулкыны булу ихтималы бик аз. «Мю» штаммлы коронавирусның дөньяда чирнең яңа дулкынын кузгату ихтималы бик аз», — дип белдерде Үзәк фәнни-тикшеренү институтының кеше чирләре диагностикасының яңа методларын булдыру фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов», — дип яза РИА Новости. «Төрле мәгълүматлар буенча, ул „һинд“ дельта штаммына караганда акрынрак тарала һәм „мю“ның дөньяда чирнең яңа дулкынын тудыруга сәбәп булу ихтималы бик аз», — диде Хафизов. Читать дальше...

Камалтынов: Татарстан сайлауга килүчеләр саны күп булу белән һәрвакыт аерылып тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстанның сайлауда катнашучылар саны күп булу белән һәрвакыт аерылып торуын әйтте. «Сайлауга килүчеләр саны күп булу һәм җитди хилафлыклар булмау сөендерә. 2810 участокта безнең күзәтүчеләр эшли. Безгә килгән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерәбез. Тавыш бирү тәмамланганчы барысы тыныч булыр дип ышанабыз. Татарстан сайлауга килүчеләр санының күп булуы белән һәрвакыт аерылып торды»... Читать дальше...

Төмән өлкәсенең Сөләйман авылында мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләйман авылында мәчет ачылды. «Ничә еллардан соң Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләйман авылында кабат азан тавышы ишетелде», — дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты . Гыйбадәт йорты өлкә хөкүмәтенең финанс ярдәме белән һәм иганә акчаларына төзекләндерелгән. Соңгы тапкыр Сөләйман авылында азан моннан 20 элек яңгыраган булган. «Барлык өлкәләр, барлык ил буенча мәчетләр салына, безнең исә революциягә кадәр үк мөселман гыйбадәт йорты булган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Турниры, проходящие при содействии Федерации шахмат г. Ростова-на-Дону


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Янник Синнер

«Янника Синнера очень рано сравнивать с Роджером Федерером» // Тренер мужской сборной России по теннису Игорь Куницын — о главных событиях Roland Garros


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Редкую амфибию обнаружили в столичном "Измайлове"





Путин в России и мире
Москва

Глава Гагаузии Гуцул выразила желание снова встретиться с Путиным


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зачем западная пресса начала «сливать» главу ОП Ермака, который за спиной у Зеленского решает все вопросы


Навальный в России и мире
Москва

Гражданку Кыргызстана арестовали по обвинению в угрозах судье и прокурору, отправившим за решетку Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Галич

Остров Чилаг — по произведениям Александра Галича



Москва

Старостина рассказала о том, как Заворотнюк теряла зрение до диагноза

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net