Әтнәдә урнашкан 1003 нче участокта сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Әтнә таңы »). Әтнә районында урнашкан 1003 нче сайлау участогында сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Иртәнге 09:20 сәгатькә 1003 нче сайлау участогында 192 сайлаучының 163е, ягъни барлык сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән. Шул исәптән әлеге сайлау участогында үз гомерендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләрдә бар. «Мин беренче тапкыр тавыш бирүем белән горурланам», — ди Инсаф Бадиков. Мондый егетләр һәм кызлар биредә тагын бар. Читать дальше...