Зилә Вәлиева: Сайлауларда күзәтүчеләрнең дүрттән бер өлеше — яшьләр
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайлауда күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр булуын әйтте. «Күзәтүчеләрнең 25 проценты — яшьләр. Ул безнең өчен бик мөһим. Ул алар өчен зур тәҗрибә. Бәлки, киләчәктә яшьләрнең үзләренә дә бу эшне оештырырга туры килер», — дип сөйләде ул. Ул күзәтүчеләрнең күбесе хатын-кызлар булуын әйтеп узды. Ул шулай ук беренче беренче тапкыр кулланылган видеодиварның да үзенчәлеген атап узды. «Ул диварга бер үк вакытта 48 участок күренә. Читать дальше...