Болгар дәүләтендә Ислам кабул итү юбилеена Балтач районында 1100 агач утырталар
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Балтач мөхтәсибәтенең Бөрбаш авылы мәхәлләсе 1100 төп агач утыртачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акциядә районның башка мәчетләре дә катнашачак. Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев республика мөхтәсибләренә бу акциягә мәктәп укучыларын җәлеп итәргә киңәш итте. Балтач районында агачларны якын... Читать дальше...