Алексей Куртов сайлау участокларында блогерлар булуын хуплады
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов сайлау участокларында блогерлар булуын хуплады. «Бу бит телевизорга караганда күбрәк блогерларны күзәтеп баручы яшьләр белән манипуляция түгел, ә мәгълүмат җиткерү ысулы, сәясәт белән аз кызыксынучыларын үзенә күрә бер кызыксындыру», — диде. Куртов блогерларга мәгълүматны ялгыш итеп күрсәтү ярамавын да искәртеп, блогерларның хакыйкый мәгълүмат җиткерүдә ролен дөрес эш дип бәяләде. «Әле сәяси теләкләре, өстенлекләре булмаса да, яшьләрне сайлауга барырга өндәргә, этәргеч бирергә кирәк», — диде Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә. «Әгәр яшьләр участокта күзәтүче икән, бик яхшы, волонтер булса, тагын да яхшырак. Иң мөһиме, яшьләрнең өч көн эчендә килеп, үз тавышларын бирүе. Әле үз кандидаты да булмаска мөмкин, ләкин сәясәт тормышның бер өлешен алып торуын күпме иртәрәк аңласа, шулкадәр җәмгыять яхшырак булачак», — дип саный белгеч.