Сайлау барышында кайнар линия телефоннарына 361 шалтырату килгән
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау барышында кайнар линия телефоннарына 361 шалтырату килгән.
«Кайнар линия телефоннарына килеп ирешкән 361 шалтыратуның 52се сайлау процессы белән бәйле түгел иде», — диде Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
«Тавыш бирүгә комачаулый торган хилафлыклар булмады. Үзәк сайлау комиссиясенә 31 язма мөрәҗәгать килде. 15е буенча җавап бирелде. 16сы буенча эшкәртү эше бара», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул участок комиссияләрендә гриппка каршы 721 вакцинация пункты эшләгәнен дә әйтте. «Сайлаучылар килеп прививка да ясатып китте. Бу эш бик яхшы оештырылган иде», — диде.