Алабугада сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус тавыш бирү участогы оештырылган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Новая Кама »). Сукыр һәм начар күрүче алабугалылар шәһәрнең политехника көллияте бинасында оештырылган махсус участокта тавыш биргән. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә. Анда һәр сайлаучыга Брайль шрифтында басылган мәгълүматлы трафарет бирелә, ул бюллетень өстенә куела һәм андагы мәгълүматны кабатлый. Һәр алабугалы, мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, аңлы рәвештә үзе сайлаган кандидат өчен тавыш бирә алган.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлеге рәисе Мөнип Гасыймов та әлеге участокта тавыш биргән. «Урамда музыка яңгырый, безнең өчен бу — яхшы ориентир. Без үз тавышыбызны бирәбез һәм алдагы биш елда безне онытмаслар, ярдәм итәрләр дип ышанабыз», — дигән ул.