Андрей Кондратьев: Чит илдә тавыш бирүгә ихтыяҗ зур
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлауда чит илдә тавыш бирүгә ихтыяҗ зур.
«Чит илдә бик күп тавыш биргәннәр. Беренче тапкыр һәм шундый зур ихтыяҗ. 144 илдә 348 участок ачылган. Сайлау комиссиясенә шалтыратып, кайда тавыш бирә алабыз, дип кызыксындылар, киңәш сорадылар. Әйтик, Төркиянең төрле шәһәрләрендә 4 участок. Бик җитди эш барды. Бу сервиска ихтыяҗ бар», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
Кондратьев чит илләрдә 2 млн тирәсе ватандашларыбыз яшәгәнен искәртте. Аның сүзләренчә, бу бик яхшы мөмкинлек. Моңарчы мондый мөмкинлек кайбер дәүләтләрдә генә булган.
«Һәр төбәк билгеле бер илләргә беркетелгән иде. Татарстан Австрия, Испаниядә сайлау процессын оештыру өчен җаваплы булды», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.