Татарстанда кичке 18.00 сайлауга килү күрсәткече 74,93 процент тәшкил итә
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Сайлау» системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда кичке 18.00 гә сайлауга килү күрсәткече 74,93 процент тәшкил итә. Аерым районнарда халык активлыгы аеруча югары. Әйтик, актанышлыларның 93,96 проценты тавыш биргән. Ютазыда бу күрсәткеч 94,72 процент, Балтачта 93,84 процент. Татарстанда барлыгы 2 млн 931 сайлаучы исәпләнә.