Чаллыда сайлау көннәрендә 59 пар гаилә корган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Яр Чаллыда сайлау көннәрендә 59 яңа гаилә барлыкка килгән. 17 сентябрьдә 25 яшь пар никахлашса, 18 сентябрьдә Яр Чаллыда 34 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.
Яр Чаллыда никах теркәү саны арта. Ел башыннан бирле Тантаналар сараенда 2 558 пар гаилә корган.