Рөстәм Миңнеханов сайлауда катнашучыларга рәхмәт әйтте
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена»да узган «Мин сайладым» концертында Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. «Федераль җыенның Дәүләт Думасына сайлаулар төгәлләнде. Сайлауда катнашкан һәркемгә ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Көчле гражданлык позициягез булганы өчен рәхмәт! Көчле төбәкләр — көчле Россия. Федераль җыенда Татарстаннан көчле команда туплау безгә бик мөһим иде», — диде Рөстәм Миңнеханов. Президент Татарстанны һәм аның башкаласын илдә иң яхшылардан берләре, дип атады. «Без республикабызны һәм башкалабызны яшәү өчен уңайлы итәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.