Жерар Депардье Россиянең Париждагы илчелегендә тавыш бирде
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Француз актеры һәм Россия гражданины Жерар Депардье РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Бу хакта «Российская газета» Россиянең Париждагы дипломатик миссиясе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Актер Жерар Депардье Россиянең Париждагы Илчелегендә оештырылган участокка тавыш бирергә килде», - диелә илчелекнең Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган хәбәрдә.